Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Район мәдәният йортында «ТАТАР СҮЗЕ» конкурсы узган

23 апрельдә РМЙда татар телендә әдәби әсәр укучылар конкурсы узган.

Конкурсның максаты — татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар телендәге нәфис сүзгә кызыксыну уяту, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар классик әдәбиятын татар халкының тарихи — мәдәни байлыгы буларак саклап калу.

Конкурс барышында Г. Тукай, Р. Миңнуллин, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Ф. Сафин, Р. Вәлиев һәм башкаларның шигырьләре яңгыраган.

26 конкурсант өч номинациядә һәм өч яшь категориясендә көч сынашкан. Конкурсның барлык номинантларына да төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Альбина Саматова, Рамилә Халикова һәм «Шешминка» хореография коллективы да чарада катнашучыларны үзләренең концерт номерлары белән сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев