Яңа Чишмәдә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабы төгәлләнде.
Ул районның 4 зонасында булып үтте, анда 21 конкурсант катнашты. Соңгы район тамашасы 5 декабрьдә Яңа Чишмә РМЙ-да булды.
Жюри һәм тамашачылар хөкеменә 4 конкурсант үзләренең программаларын тәкъдим иттеләр. Бу район мәгариф бүлеге методисты Евгения Янова ("Хатын кыз-лидер" номинациясе), "Алтын ачкыч" балалар бакчасы музыка хезмәткәре Татьяна Шерстобитова ("Мәдәният һәм рухият" номинациясе), "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Адиева ("Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясе) һәм "Ландыш" балалар бакчасы медицина хезмәткәре Илһамия Хөснуллина ("Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясе).
Чыгыш ясаучыларның барысы да үзләренең һөнәрләре, гаиләләре, җәмәгать эшләре турында бик тә кызык итеп сөйләделәр.
Жюри рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова "сәхнәдә искиткеч хезмәткәрләр, менә дигән әниләр чыгыш ясады, алар үз һөнәрләрен, үзләренең сәләтләрен һәм талантларын яхшы итеп күрсәтә алдылар", дип билгеләп үтте. Ул аларны яхшы чыгыш ясаулары белән котлады, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Газета укучыларыбызның исләренә төшерәбез, конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча жюри һәр номинация буенча иң-иңнәрен сайлап алачак һәм алар Яңа елдан соң конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячаклар.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев