Һәм, ниһаять, бүгенгесе көндә "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы ниндиерәк соң? Бу район иҗтимагый - сәяси газета, оештыручысы - "ТАТМЕДИА" АҖ. Басма бәясе ирекле.
"Шешминская новь" газетасының татар телендә дөнья күрә торган "Яңа Чишмә хәбәрләре" дубляж варианты бар. Газетаның тиражы ай саен үзгәреп тора һәм 2200 данәгә якын тәшкил итә. Яңа Чишмә районы өчен бу начар түгел.
Безнең газета төрле яшьтәгеләр, төрле хезмәт эшчәнлеге алып баручылар, социаль-һөнәри статуска ия кешеләргә исәпләнгән, шуңа күрә һәркем үзенә ни дә булса таба ала, бигрәк тә "Авыл хуҗалыгы", "Рәсми хроника" , "Мәдәни тормыш", "Яңа Чишмә җире кешеләре", "Безгә язалар", "Хәйриячелек", "Актуаль интервью", "Район киңәшмәсеннән, слеттан, концерттан", "Спорт" һ.б. даими рубрикаларда.
2001 елның февралендә газетаны компьютер нигезендә бастырып чыгаруга күчкәч, без киң күләмдә бизәү мөмкинлекләре алдык һәм аны даими камилләштереп торабыз.
Районның үз типографиясе булмау сәбәпле, без Чистайдагы "Яңа типография" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек иттек, башта атнага ике тапкыр диапозитив пленкаларны җибәреп, үзебез газетаны барып ала идек, ә редакцияне Интернет челтәренә тоташтыргач, без типография белән электрон почта аша элемтәгә керә башладык, бу исә яңа материалларны урнаштырырга мөмкинлек бирә. Һәм хәзер, 2012 елның сентябреннән башлап безнең газета "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Идел-Пресс" полиграфия -нәшрият комплексы типографиясендә басыла, сез хәзер безнең novoshishminsk.ru сайтында электрон вариантны да күрәсез.
(дәвамы бар...)
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев