Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәхәтләнеп күңел ачтылар

    Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

    6 октябрь көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында "Шөкер итеп яшик бу җирдә" диеп исемләнгән музыкаль кичә булды. Кичәне "Ак калфак" фольклор ансамбле үзенең чыгышы белән ачып җибәрде. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, "ак калфаклы" әбиләребез җырлап-биеп кенә калмадылар, Лотфуллина Гадания һәм Мөбәракшина Рәшидә үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укыдылар. Әбиләр катнашында "Картлар йортында" шаян күренеше дә аларның үз иҗатлары.
    Әле күптән түгел генә оешкан "Хыял" ансамбленең чыгышы да бик уңышлы булды. Өлкәннәр чыгышы яшь башкаручылар чыгышы белән үрелеп барды. Зиннур Гибадуллин, Гөлгенә Исмәгыйлова, Филсинә Шиһаповаларның җырларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Күбәләктәй очып биюче Әнисә, Линүзә, Динәнең биюләренә тамашачылар битараф кала алмады. Аларга кушылып үзләре дә биеделәр.
    Тамашачылар үзешчән артистларга, бу кичәне оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Вафинага алдагы тормышларында иҗади уңышлар теләп, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
    Тамашачылар исеменнән,
    Рәсимә Нәбиуллина,
    авыл китапханәчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: