Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җөри авылында “Питрау“да “Сурэкэ“ ансамбле

    -11 июльдә Ленино авылыннан "Сурэкэ" халык фольклор коллективы традиция буенча Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелүче "Питрау" керәшен культурасы фестивалендә катнашты, - дип хәбәр итте редакциягә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Светлана Питеркина. -Бәйрәм елдан-ел зуррак колач ала бара, без Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан фольклор коллективлары белән очрашабыз, ТР Дәүләт...

    -11 июльдә Ленино авылыннан "Сурэкэ" халык фольклор коллективы традиция буенча Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелүче "Питрау" керәшен культурасы фестивалендә катнашты, - дип хәбәр итте редакциягә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Светлана Питеркина.

    -Бәйрәм елдан-ел зуррак колач ала бара, без Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан фольклор коллективлары белән очрашабыз, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык кунакларны "Питрау" бәйрәме белән котлады. "Питрау" үзе татарларның Сабан туена охшаган, биредә дә ат чабышлары, җитезлеккә, көч сынашуга ярышлар оештырыла. Йолаларны үтәү - бу милли бәйрәмнең бер өлеше генә әле, һәр күңел ачу чарасы концертлар, дискотека һәм фейерверк белән баетыла. Быел Пелагея, Георгий Ибушев, Венера Ганиева һәм күп кенә башка танылган артистлар катнашында бик зур концерт оештырылды. Безнең коллектив бәйрәмдә авылыбызның халык җырларын, "Вояж" бию коллективы "8" биюен башкарды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: