Һәркемнең таланты ачылды
Район үзәгендә "Талантлылар үз арабызда" дип аталган иҗат отчетларының беренче көнендә тамашачылар байтак җыелган иде. Ул көнне Яңа Чишмә авылындагы мәктәп коллективлары чыгыш ясады, алар өчен җан атарга туганнары, дуслары, танышлары күп санлы укучылары килгән иде. Башлангыч мәктәп педагоглары башлап җырлаучы солистка Ольга Волгутова белән "Матушка Россия" җыры белән иҗат...
Район үзәгендә "Талантлылар үз арабызда" дип аталган иҗат отчетларының беренче көнендә тамашачылар байтак җыелган иде. Ул көнне Яңа Чишмә авылындагы мәктәп коллективлары чыгыш ясады, алар өчен җан атарга туганнары, дуслары, танышлары күп санлы укучылары килгән иде.
Башлангыч мәктәп педагоглары башлап җырлаучы солистка Ольга Волгутова белән "Матушка Россия" җыры белән иҗат отчетын башлап җибәрделәр. Аннан алар матрешкалар булып киенеп, әйлән-бәйлән биеделәр. Концертта балалар да ярдәмгә килде: зонтиклар белән бию күрсәттеләр, бер нәни кыз "Капкан" җырын башкарды. Педагоглар триосы башкаруында "Огонек в окне" җыры яңгырады. "Мой друг, скажи" шигыре - нәфис сүзгә керсә, укытучыларның авыр хезмәте турында сөйләүче "Новости" каналы (I) тапшыруы-миниатюра бик уңышлы чыкты. Конферансье концертны ике телдә алып барды, азакта укытучылар "Подари улыбку миру" җыры белән тамашачыларга елмаю бүләк иттеләр. Бу һөнәр кешеләре үз эшләре тыгыз булуга карамастан, мәктәп директоры җитәкчелегендә бик әйбәт хәзерләнеп, бердәм рәвештә хисап тоттылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты-интернат коллективы чыгышын анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары, алар турында кайгырту һәм карау турында сөйләүче фотофильмнан башлады. Аннан хезмәткәрләр хоры "Родная сторона" җыры белән чыгыш ясады. Дүрт "рус чибәре" - "Зоренька" ансамбле кокошниклар һәм сарафаннар киеп Картлар йортындагы тормыш турында күңелле такмаклар сиптерде. Алар шунда яшәүче Рамил Сәмигуллин уйнаган көйгә (гармунга) кушылып җырладылар.
118 нче ҺУ-ның үзешчән артистлары да бик сәләтле булып чыктылар: укытучы Татьяна Лосева "Ивушка", укучы Иван Степанов гитарага кушылып "Есть красивая девушка" җырын бик оста башкардылар. Балалар сәнгать мәктәбенең гитара классында укучы 14 яшьлек Александр Шиловның чыгышы зур дулкынлану уятты. Егет кулында гитара испан мотивы буенча виртуоз пьесса ритмнары чыгарды.
"Сказка о Красной шапочке", "Зимний вариант" юмористик миниатюра бик килешле, мәзәк килеп чыкты. Кече ватан турында шигырь (Ольга Шилова), "Червона рута" (Любовь Горшкова) җыры яңгырады, Гүзәл Мостафина бик матур итеп татар халык биюен башкарды. Һәм, әлбәттә инде, директор Михаил Демидов башкарган "Пристань моей души" дип аталган җыр шушы җирдә туып үскән яңачишмәлеләр күңеленә үтеп керде. Хор белән башкарган җыр иҗат отчетына нокта куйды. Иҗат отчетына зур тырышлык куеп, җаваплылык тоеп һәм җитди хәзерләнгәннәре күренеп тора.
Укучылары белән мәктәп коллективлары чыгышы ямь өстенә ямь булды. Смотрны Яңа Чишмә урта мәктәбе ачып җибәрде, ул исә башкалардан катнашучыларның күплеге белән аерылып торды. Монда педагоглар, мәктәп ашханәсе пешекчеләре, техничкалар спорт, халык биюләрен оста итеп, ут чыгарып башкардылар, "Я и не заметила" дип аталган шаян сәхнә күренеше укытучыга үз гаиләсенә һич кенә дә вакыты җитмәүне чагылдырды. Евгения Завалишина ике яшьлек кызы Даша белән җыр башкарды, "Три девицы под окном" ("Сказка о царе Салтане" әкиятенең заманча варианты) дигән шигырьне сөйләде. Любовь Романова чегән биюен башкарды, ә 11 сыйныф укучылары дуэт белән "Сау бул, мәктәп еллары" җырын башкарды.
"Районга - 30 ел" юбилей тортын тантаналы рәвештә сәхнәгә алып чыктылар. Хор, дуэт, трио белән рус, татар һәм чуаш телендә байтак җырлар җырланды, җырлар төрле телләрдә яңгырады. Чөнки мәктәп коллективы күп милләтле, җырларга һәм биергә алар сәхнәгә барлык өч милләтнең дә бик матур милли киемнәреннән чыктылар.
Яңа Чишмә гимназиясе коллективы чыгышы бер тында үтте, анда барлык номерлар җентекләп каралган, әзерләнгән. Җырларга да, чыгыш ясарга да гимназиячеләргә кыен түгел, алар сәхнәдә судагы балык кебек. Отчет педагоглар һәм укучыларның бердәм спорт биюе белән башланып китте, аннан соң тамашачылар физкультурадан азат ителгән ике "спортчы" кыздан көлделәр, артистлар белән Универсиада утын каршыладылар. Аерылгысыз тормыш иптәше - баянчысы белән "Надежда Кадышева" концертында булдылар (укытучылар Нина Цивильская белән Салих Гамируллин). Ватан темасын "Россия - ты моя любовь" җыры белән укытучылар хоры, татар телендәге дуэт, Ольга Пузикова башкаруындагы шигырь дәвам иттерде. Татар телендәге сәхнәләштерелгән әсәр, үзенең икенче яртысына - иренә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белдергән җыр, шулай ук укучылар тарафыннан гаилә тормышыннан яздырып алынган язма астында пантомима - болар бар да гаилә темасын чагылдырган иде. Һәм болар тамашачыларга зур шатлык бүләк иткән чыгышларның барысы да түгел әле. Катнашучыларның барысы бергә сәхнәгә чыгуы һәм зур юбилей торты - гаҗәеп матур күренеш иде.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев