Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Рәхмәт белдерәм!

15 февральдә бөтен ил үз тарихында истәлекле датаны – Әфганстанда сугыш тәмамлануга 30 ел тулуны һәм Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуны билгеләп үтте. Бу вакыйгага багышланган чараларда һәр торак пунктта, мәктәпләрдә, клубларда һәм музейларда үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәгән әфганчы-интернационалчының исемен атап чыгарга тырыштылар.


Бүген Халык иҗаты һәм көнкүреше музее кыйммәтле басма белән тулыланды: «Хәтер Китабы» редакциясе безгә «Биографик сүзлек. Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын искә алу китабы (1979-1989)» дигән авторлар коллективының хезмәтен бүләк итте.  
Басма ике томнан тора: 606 биттән торган I том А – Л хәрефләренә башланган әфганчыларны, 671 биттән торган икенче том М – Я хәрефләренә башланган фамилияләрне үз эченә алган. Ике томга Татарстаннан барлыгы 11 504 әфганчы кергән, шуларның 296сы хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган яки яралардан үлгән. Сугышта катнашучыларның гомуми саныннан 1799ы сугыштан соң үлгән.
Китапларда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның "Безнең сугышчылар Әфганстанда үзләренең хәрби бурычларын намус белән һәм фидакарьләрчә үтәделәр, Ватанга хезмәт итү үрнәге булып, хәрби присягага һәм сугышчан туганлыкка тугры булдылар. Безнең изге бурычыбыз – аларның исемнәрен хәтердә саклау” дигән сүзләре урын алган. Казаннан китапларны укучым Сәлахов Мәкъсүм алып кайтты, шуның өчен без аңа бик рәхмәтле. 
Шунысын да әйтергә кирәк, 2014 елда әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулу уңаеннан музей "Сезнең исемегез безнең йөрәкләрдә. Бурыч, намус һәм дан” (авторлары-Мидхәт Газыймов, Михаил Демидов, Гөлшат Габетдинова) китабын бастырып чыгара алды. Ул республикада мондый форматтагы беренче карлыгач иде. Һәм 83 әфганчы - якташыбызның фотосурәтләрен, хатлары, документларын үз эченә алды. Ул вакытта безгә күп кенә дуслар – китапханәчеләр, тарихчылар, авыл җирлекләре, клуб хезмәткәрләре, аеруча хәрби исәпкә алу начальнигы Мельников Алексей Иванович һәм башкалар ярдәм итте. Барысына да зур рәхмәт!
Безнең районнан әлеге мәгълүматлар белән менә шушы исемлекләр ике томлы китапка керде. Районның Туган якны өйрәнү музее, аның филиалы (җитәкчесе Вәлиуллин Вәсил, Акбүре авылы), халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре, Мельников Алексей тырышлыгы белән һәрберсе турында мәгълүматлар тикшерелде, чагыштырылды һәм ачыкланды, хәтта исемлек тә яңа 6 кешегә тулыландырылды. Бу: Белоглазов Владимир Иванович (Черемухово Бистәсендә җирләнгән, 24.08.1997 ел.); Беспалов Евгений Иванович, 2016 елның 13 августында Яр Чаллы шәһәрендә җирләнгән; Сабиров Вазыйх Шәрифулла улы, тумышы белән Акбүредән, Яр Чаллыда яши; Сөлчәбаш авылыннан Сабиров Хәмит Хәниф улы, Чистай шәһәрендә яши; Шәрифуллин Якуб Касыйм улы, Сөлчәбаш авылыннан, Түбән Кама шәһәрендә яши; Яһудин Илдар Салих улы, тумышы белән Акбүредән (24.10.2016 елда үлгән, Акбүре авылында җирләнгән). 
Яңа Чишмә районының бу 89 әфганчысы "Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын искә алу (1979-1989 еллар) китабы”на лаеклы рәвештә кертелде. Кызганычка каршы, 89 сугышчының 5 есе бу сугышта һәлак булган. Бу: Гыйльманов Габделфәнил Әсгат улы, тумышы белән Чаллы Башыннан, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң); Красный Октябрь поселогыннан Калошин Николай Васильевич, 1985 елның 5 февралендә һәлак булган, Чистай шәһәрендә җирләнгән, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән; Екатериновка авылыннан Кирюшин Николай Дмитриевич, 1985 елның 23 мартында һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Питрәч районының Көек авылында җирләнгән;  Норкин Виталий Николаевич, тумышы белән Өргәнчә авылыннан, 1981 елның 29 гыйнварында һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Түбән Кама шәһәрендә җирләнгән; Самсонов Владимир Александрович, тумышы белән Чистай районының Кызыл Яр авылыннан, үз вакытында Красный Октябрь поселогында эшләгән, ул 1981 елның 15 июлендә һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Чистай районының Кызыл Яр авылында җирләнгән.
89 кешенең бүгенге көндә сугыштан соң инде 18 есе мәңгелеккә күчкән. Районда әфганчылар оешмасы җитәкчесе Калмыков Виктор Николаевич  (“Яңа Чишмә хәбәрләре”, 15.02.2019, № II) мәгълүматлары буенча, Яңа Чишмә районында нибары 31 әфганчы гына яши һәм эшли.
Ике томлык 900 данә тираж белән чыгарылган. Бу Татарстан өчен бик аз тираж. Мин аларны барлык мәктәпләргә, музейларга, китапханәләргә, сугыштан соң вафат булган, һәлак булучыларның гаиләләренә Мәңгелек хәтер буларак таратыр идем. Финанслар аны зур тираж белән бастырып чыгарырга мөмкинлек бирмәгәндер, күрәсең. Шуңа да карамастан, сүзлек-республиканың күп гражданнарының, бигрәк тә «Хәтер Китабы " редакциясе хезмәткәрләренең күмәк, тырыш хезмәте.
Әфган сугышында катнашкан барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерәм һәм зур рәхмәт әйтәм!
Исегезгә төшерәбез, әфганчылар белән кем кызыксына, без танышу өчен һәрвакыт Сүзлек бирергә әзер.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле музееның 
фәнни хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев