Рәхмәт, Гөлсем!
29 сентябрьдә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда истәлекле очрашу булды: 45 елдан соң, 1972/73 уку елында Зирекле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан Тенякова (Божакина) Татьяна Семеновна Мәскәүдән очрашуга кайтты.
Ул мәктәптә бер генә ел эшләде, шулай булса да, Зирекле авылы, мәктәп, укучылар, укытучылар коллективындагы һәм яңа килгән укытучыларга карата авыл халкының хәерхаклы мөнәсәбәте шулкадәр хәтерендә якты эз калдырган ки, шуларны кабат күрәсе, Зирекле авылы урамнары буйлап үтәсе килгән. Дөрес, аның бүген исәнлеге дә бик шәптән түгел,йөргәндә таяк та булыша. Аны Мәскәүдән укучысы Кыямова Гөлсем озата кайткан. Казаннан Зиреклегә аларны минем укучым Сәлахов Максум алып кайтты һәм кабат алып китте.
Очрашуга 10 “А” һәм 10 “В” сыйныфы укучылары да кайткан иде, Татьяна Семеновнаның булачак ире Николай белән язылышу шаһиты Әфләтунова Гөлнур (алар Зирекледә язылыштылар), ул классларда математиканы укыткан Кыямова Роза, шул чорда пионервожатый булып эшләгән Нуруллина (Төхбәтова) Рәзинәләр дә килде –барысы 22 кеше җыелдык.
Татьяна Семеновна иң беренче Зирекле лицеенда, заманында үзе укыткан мәктәптә булды, сыйныфларны карады, коллектив белән танышты, Мәскәү мәктәпләре белән чагыштырганда да лицейның калышмавын әйтте, директор Хамәтвәлиев Айрат Минвәли улы җитәкчелегендәге укытучылар коллективына рәхмәт әйтте.
Музейдагы өстәлләрдә укытучының хатлары, үзе язган шигырьләре,китап-бүләкләре, сыйныф альбомнары, “Мәктәбем син-үскән бишегем” китабы (аңа Татьяна Семеновна турында материаллар да кергән) һ.б. күп материаллар куелган иде.
Укучылар яраткан укытучыларына ак җептән бәйләгән һәм кул эше булган шәлләр, матур-матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәм өстәле артында мәктәп, сыйныф тормышыннан кызыклы, шаян, җитди моментларны искә алдылар.
Әйе, мондый тирән эчтәлекле, эчкерсез очрашулар сирәк була. Бөтенесе дә бу очрашуны әзерләүдә, үткәрүдә, барысын да бергә туплауда зур көч куйган сыйныфташлары Гөлсем Кыямовага чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу да бит әле Укытучылар көне алдыннан үтте. Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев