Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

РМЙда — Театр көне

Халыкара театр көнендә РМЙ бинасында мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы мәгариф бүлеге белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Театр һәм педагог» дип аталган конкурс-фестиваль узган.

Чарада районның 5 мәгариф учреждениесе катнашкан, бу: Зирекле лицее коллективы Ә. Еникиның «Ана» спектакле белән, Шахмай һәм Тубылгы Тау мәктәбе коллективлары «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек, Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы «Хыяллар чынга аша» спектакле, Архангел мәктәбе коллективы А. П. Чеховның «Неудача» спектакле белән чыгыш ясаганнар.

Комедия һәм драма да тәкъдим ителгән, тамашачылар көлгәннәр дә, елаганнар да. Спектакльгә бирелеп, бу Казанның Г. Камал театры түгел, ә безнең мәдәният йорты һәм тамашаларны безнең педагоглар башкаруында икәнлеген дә онытканнар.

Конкурс-фестивальнең максаты: коллективларны берләштерү һәм педагогларның иҗади сәләтләрен ачу. Һәм моңа алар ирешкәннәр. Биредә «Тормыш — ул театр, һәм без анда актерлар» дип кенә өстәргә кала.

Җитәкчеләргә һәм аларның коллективларына актив һәм иҗади булулары, театрны яратулары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев