Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

РМЙда Буа театры чыгыш ясады

"Кече шәһәрләр театры" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 14 мартта район Мәдәният йортында Буа дәүләт драма театры чыгыш ясады,ул өч спектакль куйды, - дип хәбәр итте редакциягә районның мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова.

"Кече шәһәрләр театры" - "Бердәм Россия" партиясенең пилот проекты, ул быел Россиянең театр эшлеклеләре берләшмәсе белән берлектә оештырылган.
Проектның төп максаты - кече шәһәрләр муниципаль театрларында сәнгать һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү һәм булышлык күрсәтү, постановкаларның сыйфатын арттыру, театр сәнгатенә тамашачыларны күбрәк җәлеп итү.
Балалар өчен "Доктор Айболит " дип аталган беренче постановканы Буа артистлары иртәнге сәгать 10 да күрсәтте. 13.30 да РМЙ-га яшүсмерләр аудиториясе "За розовым туманом" спектакленә җыелды.Кич белән 19.00 сәгатьтә зурлар өчен татар телендә "Килә ява" комедиясе тәкъдим ителде. Спектакльләргә төрле яшьтәге 500 гә якын кеше килгән иде. Тамашачыларның фикере бертөрле булды: бик күңелле, уйланылган, онытылмаслык. Шунысы кызганыч, район халкының барысы да театр коллективының югары дәрәҗәдәге чыгышын күрә алмады, ул искиткеч шәп һәм күңелдә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев