Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Рус милли-мәдәни берләшмәсе 10 еллыгын билгели

25 ноябрьдә Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасының Рус милли - мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешма идарәсенең киңәйтелгән утырышы булган, ул берләшмәнең 10 еллыгына багышланган.

Чарада берләшмәнең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, дин әһелләре катнашкан. Тантаналы шартларда бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылган.
Халык традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен Архангел мәдәният йорты мөдире Наталья Таротина Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мактау грамотасы, ә Ленино мәдәният йорты солисткасы Зинаида Кондеева ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев