Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Рябинушка“га 250 мең сумга сертификат бүләк иткәннәр

Ел саен традиция буенча үткәрелә торган “Каравон“ рус халык фольклорының Бөтенрәсәй фестивалендә безнең районнан Черемухово АМЙ-дан “Рябинушка“ төркеме катнашкан.

“Каравон“ фестивале гадәттәгечә Лаеш районының Никольское авылында узган. Анда үзләренең сәләтләрен күрсәтер өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 150 дән артык коллектив җыелган.
Безнең “Рябинушка“ кунакларны аланда каршылаган, әйлән-бәйлән уйнаган һәм “Завалинка“ сәхнәсендә чыгыш ясаган. Черемуховоның “Рябинушка“сы республиканың иң яхшы фольклор коллективлары арасына кергән һәм рус халык костюмнары тегүгә ТР Премьер-министры Алексей Песошин кулыннан 250 мең сумга сертификат алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев