Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Салкын безне куркытмый

Кырык градуслы салкыннар булуга да карамастан, 30 гыйнварда Чаллы Башы авылының "Талир тәңкә" һәм Тубылгы Таудагы "Ак калфак" фольклор ансамбльләре (АМЙ директорлары Илсөяр Дәүләтшина һәм Айгөл Вафина җитәкчелегендә) Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чираттагы кунаклар булдылар.

Ике коллектив та, Яңа Чишмә район данын яклап, 2013 ел ахырында һәм 2014 ел гыйнварында ТНВ каналында "Аулак өй" тапшыруында катнашты. Ә "Ак калфак" ансамбленнән Рәйсә Ибраһим кызы Хәлилова "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона сайлап алу турында "Өченче яшь героинясы" номинациясендә җиңүче булды.
Аны чын күңелдән котлап, музей коллективы ансамбльдәге һәр кешегә "Хәтер тамчылары" дип аталган 4 нче бәетләр китабын, ә АМЙ директорларына - "Алар җиңү алып кайттылар" китабын тапшырды.
Ансамбльдә катнашучыларга карап туймассың: "Ак калфак"ның киемнәре алсу-кызыл төстә, ә "Талир тәңкә"неке яшел төстә, татар орнаменты белән чигелгән, бик матур алъяпкычлар һәм күз явын алырлык яулыклар иде. Әлеге киемнәре белән алар теләсә кайсы сәхнәдә чыгыш ясарга хаклылар.
Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында Вәсилә Юртаева язып үткәнчә, ансамбльдә катнашучылар "бик тә үзенчәлекле шәхесләр, җырга-моңга осталар. Чәй табыны артында тормышлары, иҗатлары турында сөйләделәр, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. Бу очрашуны тиз генә онытмабыз". Кунаклар үзләренең шигырьләрен, көлкеле әсәрләрен укыдылар.
Очрашуда шунысы күзгә ташланды: әлеге ике коллектив бер гаилә, тулы бер звено кебек иде, бу бит бик сирәк күренеш!
Миңа калса, аларның зур уңышларга ирешүе дә менә шуннан гыйбарәт.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев