Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Саннар һәм фактлар ни сөйли

    Мәдәният учреЖдениеләре Яңа Чишмә районында 4 муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшләп килә. Мәдәният объекты челтәрләре үз эченә район мәдәният йортын, 24 авыл мәдәният йортын һәм авыл клубын, 21 авыл китапханәсен, балалар китапханәсен, үзәк китапханәне, балалар сәнгать мәктәбен, халык иҗаты һәм көнкүреш музеен, Яңа Чишмәдәге туган якны өйрәнү музеен берләштерә....

    Мәдәният учреЖдениеләре
    Яңа Чишмә районында 4 муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшләп килә.
    Мәдәният объекты челтәрләре үз эченә район мәдәният йортын, 24 авыл мәдәният йортын һәм авыл клубын, 21 авыл китапханәсен, балалар китапханәсен, үзәк китапханәне, балалар сәнгать мәктәбен, халык иҗаты һәм көнкүреш музеен, Яңа Чишмәдәге туган якны өйрәнү музеен берләштерә. Клубларда оешкан 118 төркем (43-се - балаларныкы) эшләп килә, аларда 1034 кеше шөгыльләнә, шуларның 459-сы - балалар. Мәдәният хезмәткәрләре - 235 кеше, шулардан 121 белгеч халыкны культуралы ял иттерү белән мәшгуль, 19 белгеч - югары, 47-се - махсус урта белемле.
    2013 елда мәдәният учреждениеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 12042 сум (республикада - 14816 сум) тәшкил иткән, шул исәптән клуб системасында - 11345 сум 54 тиен, китапханә системасында - 10746 сум 11 тиен, БСМ-дә - 15068 сум 60 тиен, музейларда - 11227 сум 1 тиен. 2012 ел белән чагыштырганда хезмәт хакы 60,7%ка (республика буенча - 32,2%ка) арткан.
    Архитектура һәм археология һәйкәлләре
    Районда 29 мәдәни мирас объекты сакланып калган. Араларында Татарстан Республикасы өчен тарихи кыйммәте зур булган үзенчәлекле археология, архитектура, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бар. Болар республика әһәмиятендә булган ике архитектура һәйкәле: барокко стилендә төзелгән Яңа Чишмәдәге Троицк чиркәве һәм Архангел Бистәсендәге Михаил Архангел чиркәве.
    Археология һәйкәлләре арасында - республика әһәмиятендәге Екатерина валы һәм федераль әһәмияттәге Х-ХIV гасырларда оешкан борынгы Тубылгы Тау шәһәрлеге.
    ...Шәһәрлек зур булмаган ныгытылган пунктны хәтерләткән, башта ул елга юлында каравыл крепосте булып торган. Янәшәдә шәһәр аксөякләре зираты булдырылган булган. Әлеге зиратның эзләре ташлар белән дүрт койма сыйфатында бүгенге көнгә кадәр сакланган. Һәйкәлләрнең берсендә шунда җирләнгән кешенең чокып язылган - 1349 ел. Мәдәни мирасның башка һәйкәлләре - бу 19 археология һәм 6 шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләре.
    Музейлар һәм китапханәләр
    2013 елда райондагы ике музейда 3873 кеше булган, 52 очрашу үткәрелгән, 8 күргәзмә экспозиция оештырылган. Китапханәләр фондында 236300 данә китап бар. Китапханәләрдә 13529 кеше теркәлгән (район халкының 84,2%ы). Китаплар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе - бер китап укучыга 17,4 китап туры килә (республика буенча 15,7).
    Бүгенгесе көндә китапханәләр компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән, 20 китапханә (87%) Интернетка тоташтырылган.
    Балалар сәнгать мәктәбе
    БСМ дә укучы балалар саны 190 кеше тәшкил итә. Укучылар 7 бүлек буенча белем ала. Анда йөрүчеләр ел саен музыка, вокаль, бию конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Нәкъ менә алар райондагы барлык тантаналы чараларда даими катнашучылар булып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: