Шахмай авылы мәдәният йортында бөек җырчы Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды
15 февраль – Татар филармониясе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә әһәмиятле дата.
Мәшһүр җырчыбызның 90 яшьлек юбилеен искә алып, Яңа Чишмә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Шахмай авылы мәдәният йортында районкүләм “Илһамлы-Илһам” дигән җырлар кичәсе оештырды.
Кичәдә Илһам Шакиров репертуарын яратучы, үзешчән артистлар:
Шахмай авылыннан “Рәйхан” ансамбле, Гильметдинов Флер, Мөхәммәдиев Хамис-Гөлүсә;
Бу көнне легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров туган. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.
Чертуш авылыннан Хасанова Наилә, Мостафина Миңсылу;
Чаллы Башы авылыннан Дәүләтшина Илсөяр, Дәүләтшин Нәкыйп, Миннебаев Ренат, Раузетдинова Асия, Усманов Рәис, Шакирова Разыя;
Акъяр авылыннан “Акъярым» ансамбле, Халикова Рамилә, Низамова Гөлүсә;
Зирекле авылыннан Гизамова Әлфия, Төхфатуллина Гөлсем;
Акбүре авылыннан Нуриева Галия, Латыйпова Фатыйма, Рамазанова Рузалия;
Тубылгы Таудан Зарипова Рәйханә, Лотфуллина Минзифа.
Әдәмсәдән Дәүләтов Рәзил.
Җырга-моңга төрелгән, йөрәкләргә үтеп кереп, салкын күңелләрне дә нурландырырга, җылытырга сәләтле кичәбез, көчле алкышлар, рәхмәт сүзләре астында бер сулышта үтеп китте. Бүгенге заманда телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, динебезне, мәдәниятне саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Кичәбездә катнашкан Яңа Чишмә мәдәният бүлеге җитәкчесе Носова Галина Александр кызы бу очрашуны ел да үткәрергә дигән карарга килде.
Кичәдә катнашучы барлык үзэшчән артистларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, иҗат чишмәләренең саекмавын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев