Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда һәлак булган сугышчыларны искә алганнар

1 август — 1914-1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия солдатларын искә алу көне.

Беренче Бөтендөнья сугышы 38 дәүләт катнашкан дөньякүләм масштабтагы беренче хәрби конфликт. Ике атнада ул Европа һәм аннан соң дөньякүләм сугышка әверелгән. Фронтта һәлак булганннарны исәпкә алып, Россиянең Беренче бөтендөнья сугышында югалтулары — ике миллионнан артык, әсирлеккә төшүчеләр — өч миллионнан артык, гражданнар арасында югалтулар — бер миллионнан артык кеше тәшкил итә.

31 июльдә Шахмай авылы музеенда «Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган геройларны искә алу көне» дип аталган мәгълүмати сәгать узган. Филиал мөдире Гөлүсә Баһаутдинова мәктәп укучыларына әлеге сугыш, аның нәтиҗәләре, үз Ватаны өчен көрәшкән геройлар турында сөйләгән. Беренче бөтендөнья сугышы кырларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

Шахмай музеенда һәлак булган сугышчыларны искә алганнар

Шахмай музеенда һәлак булган сугышчыларны искә алганнар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев