Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!» дигән уен - КВН булып үткән

Чарада җирле мәктәпнең 5 сыйныф укучылары катнашкан.

«Сәламәтлек - иң зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял да итә белә. 1948 нче елдан башлап, 7 нче апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр», -дип хәбәр итә редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова.

Чара башында укучылар белән тормышта иң кәдерле нәрсә - сәламәтлек турында әңгәмә узган. Сөйләшүдән соң кызыклы ярыш башланып киткән. Уенның һәр биреме сәламәтлек сүзен үз эченә алган. Мәсәлән, «Мәкальне дәвам ит» дигән 1 нче биремдә укучылар сәламәтлек турында мәкальләрне тәмамлаганнар, 2 нче биремдә файдалы витаминнар турында табышмаклар чишкәннәр. Ә  аннары сәламәтлеккә кагылышлы тест эшләгәннәр, ишарәләр һәм мимика буенча спорт төрләрен таныганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев