Шахмай музеенда «Халыкара тынычлык көне» билгеләп үтелгән
20 сентябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Гөлүсә Баһаветдинова башлангыч сыйныф укучылары белән «Халыкара тынычлык көне» темасына әңгәмә үткәргән.
Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара җәмәгатьчелек «Халыкара тынычлык көне»н бәйрәм итә. Бу көнне Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе барлык илләр һәм халыклар арасында - милли һәм халыкара дәрәҗәдә тынычлык идеалларын ныгыту көне дип игълан иткән. «Тынычлык - безнең тормышның төп байлыгы» бит. Танылган Испания рәссамы Пабло Пикассо ясаган күгәрчен рәсеме бәйрәмнең символы булып тора.
Бәйрәм тарихы белән танышкач, балаларга «Күгәрчен - тынычлык символы» мастер - классы үткәрелгән. Укучылар анда бик теләп катнашканнар һәм аларның һәрберсе үз күгәрченен бик тырышып ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев