“Сезне җиһан бүләк иткән“
381
0
0
2014 елның 23 мартында якташыбыз, Сөлчәбаш авылында туып-үскән, шагыйрь, язучы, уннан артык әсәрләр авторы, 1995 елдан Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, 30 еллап хокук саклау органнарында эшләп чыккан милиция подполковнигы Шамил Нәфыйгулла улы Шәйдуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, үлем аны 2008 елга аяк баскан көннәрдә арабыздан мәңгелеккә...
Шул уңайдан районыбызда да байтак кына чаралар үтте. Бу турыда "Яңа Чишмә хәбәрләре" берничә тапкыр язып та чыкты. Ә 28 нче апрельдә Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Шамил абыйны искә алу уңаеннан "Сезне җиһан бүләк иткән" исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул кичәдә Яңа Чишмә районы делегациясе дә катнашты: язучының бертуган Минсылу апасы, авылдашлары, чордашлары, аның иҗатын пропагандалаучы күршесе Фәрит Юнысов, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, РҮК системасы директоры Гөлнур Латыйпова һәм аның хезмәткәрләре, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры, "Бөреләр" әдәби түгәрәк җитәкчесе Мидхәт Газыймов, тарих укытучысы Лилия Фәттахова кичәнең мәртәбәле кунаклары булдылар.
Кичәне язучының мирасын барлаучы, аны матбугатка чыгаручы, китаплар итеп бастырырга әзерләүче, Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе директоры Роза Хәмидуллина алып барды. Алга китеп әйтергә кирәк, бу эш белән шөгыльләнүче Фәния Хамматова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да язучының иҗаты турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Билгеле, очрашуда иң беренче сүз 2014 елда Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллыда чыга торган "Мәйдан" журналының баш мөхәррире, язучылар арасыннан бу премияне алган 60 нчы язучы Вахит Шәех улы Имамовка бирелде. Анардан соң сүз безгә - Шамил абыйның якташларына бирелде: Фәрит Юнысов язучының балачагы, туганнары, якыннары турында сөйләсә, әлеге юллар авторы аны районда ничек хөрмәтләүләре, Шамил абыйга багышлап нинди чаралар уздырылуы, күргәзмәләр оештырылуы, укучыларның ике тапкыр районкүләм эзләнү-тикшеренү конференцияләре (укулары) узуын, аларда язучының хатыны Фиалка Нургаяз кызының да катнашуы турында сөйләде. Гөлнур Латыйпова язучының 75 еллыгына багышлап, китап чыгару өчен грант отуы, бу өлкәдә чаллылар һәм Зирекле музее белән ничек эш алып барылуы трында тамашачыларны таныштырды. Бертуган апасы Миңсылу Нәфыйгулла кызы да якты истәлекләре белән уртаклашты. Зирекле музеенда 24 апрельдә уздырылган туган тел бәйрәмендә катнашкан һәм үз күзләре белән күреп-танышып киткән Факил Сафин да район балалары иҗатына һәм музей эшенә кабат зур бәя бирде, Шамил Шәйдуллин әсәрләрен дөньяга чыгару өчен нәрсәләр эшләвен, аларны ничек редакцияләвен тыйнак кына җыелган халыкка җиткерде.
Чыгышлар җыр белән, Чаллы дәүләт пединституты студентлары укыган язучының үз шигырьләре белән үрелеп барды. Чаллы композиторы Илдус Зарипов үзе гармунда уйнап, көчле тавышы белән кунакларга җыр бүләк итте, Шәйдуллиннарның гаилә дусты Саҗидә ханым да, Люция Мостафина да матур җырлары белән сөендерделәр.
Чаллының татар иҗтимагый үзәге рәисе Газиз Кашапов Шамил абыйның милләт өчен,аның телен, намусын саклауга керткән өлеше турында сөйләде. Үзләренең истәлекләре белән язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, отставкадагы милиция полковнигы, Чаллы шәһәре полиция идарәсеннән килгән хатын-кыз хезмәткәрләр дә уртаклаштылар, язучыга багышлап, үзләренең музейларында почмак оештырырга вәгъдә иттеләр. Җәй көне безнең якка да килергә ниятләүләрен әйттеләр.
Соңыннан Фиалка апа (улы Җәлил һәм оныклары белән килгән иде) тулган күңеле белән кичәне оештыручыларга, тормыш иптәшенең иҗатын барлаучы һәм хөрмәт итүчеләргә олы рәхмәтен әйтте. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Сөйләшү чәй өстәле артында да дәвам итте.
Мидхәт Газыймов, Зирекле музее директоры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3600
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.2700
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.2600
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:3100
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.3400
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.3800
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.5000
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.4600
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.5000
-
3 март 2021 - 09:52Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.4700
-
3 март 2021 - 09:42Яңа Чишмә районында вакцинация дәвам итә Яңа Чишмә районында халыкны коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.4600
-
3 март 2021 - 09:38Яңа Чишмә районында һәркөнне 1,7 млн. сумлык сөт сатыла Районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан югары майлылыкны исәпкә алып (3,8%) көн саен 66,5 тонна сөт сатыла, зачет авырлыгында 74,5 тоннага җитә.4700
-
3 март 2021 - 09:07«Татэнергосбыт» АҖнең Яңа Чишмә офисы - өченче урында «Татэнергосбыт» АҖ 2020 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә җәмгыятьнең иң яхшы офисларын бүләкләгән.5000
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
3 март 2021 - 13:01Чуаш Чабаксары авылыннан герой-ана бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итәТорган урының тар булса да, күңелең киң булсын: күп балалы гаиләдә үскәннәр бала чакларын шулай искә алалар.4700
-
2 март 2021 - 09:35Яңа Чишмә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Мин каршы, яки сәламәт булу – модада» дигән акция уздырган 1 мартта Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне билгеләп үтелде.14700
-
2 март 2021 - 10:33Яңа Чишмә районында сатып алу эшчәнлеге-аерым контрольдә Сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупцион күренешләргә каршы торырга ярдәм итүче "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" дип исемләнгән Федераль законның төп принцибы - сатып алуларны гамәлгә ашырганда хәбәрдарлык һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итү.5800
-
2 март 2021 - 12:10Яңа Чишмәдә «Йолдызлык - 2021» фестиваленең икенче сайлап алу этабы узды Бу этапта җиңүчеләр 13-14 мартта Чирмешәндә бәйгенең киләсе турында чыгыш ясаячак.5500
-
2 март 2021 - 09:26Чабаксар авыл җирлегендә барысы да тыныч Чабаксар авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча чаралар үткәрелә.5000
-
3 март 2021 - 09:07«Татэнергосбыт» АҖнең Яңа Чишмә офисы - өченче урында «Татэнергосбыт» АҖ 2020 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә җәмгыятьнең иң яхшы офисларын бүләкләгән.5000
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.5000
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.5000
-
3 март 2021 - 09:38Яңа Чишмә районында һәркөнне 1,7 млн. сумлык сөт сатыла Районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан югары майлылыкны исәпкә алып (3,8%) көн саен 66,5 тонна сөт сатыла, зачет авырлыгында 74,5 тоннага җитә.4700
-
3 март 2021 - 09:52Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.4700
-
3 март 2021 - 13:01Чуаш Чабаксары авылыннан герой-ана бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә Торган урының тар булса да, күңелең киң булсын: күп балалы гаиләдә үскәннәр бала чакларын шулай искә алалар.4700
-
3 март 2021 - 09:42Яңа Чишмә районында вакцинация дәвам итә Яңа Чишмә районында халыкны коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.4600
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.4600
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.3800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3600
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.3400
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:3100
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.2700
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.2600
© 2011 - 2021. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+