“Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә“
397
0
0

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган, Әфганстанда хезмәт иткән Яңа Чишмә районы сугышчы-интернационалистлары - безнең якташларыбыз турында "Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә. Бурыч. Намус. Дан" дип аталган яңа китап дөнья күрде.
Бу китапны булдыру турындагы фикер 10 ел элек Зирекле музеенда совет гаскәрләрен чыгаруга 15 ел тулу уңаеннан уздырылган сугышчы-әфганчылар очрашуында туган иде. Һәм шушы вакыттан бирле китап авторлары музей директоры Мидхәт Газыймов, Михаил Демидов һәм Гөлшат Габетдинова сугышчы-интернационалистлар турында мәгълүматлар: биография, бүләкләре, сугышчан хәрәкәтләр турында сөйләгәннәрне һ.б. бөртекләп җыйдылар. Материаллар туплауда тарихчылар (М. Черепанов), тарих укытучылары, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре, авыл халкы, әфганчыларның әти-әниләре һәм туганнары, полиция, хәрби комиссариат хезмәткәрләре бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттеләр. Проектны тормышка ашыру өчен 2013 елның февраль башларында "Аҗаган" яшүсмерләр клубы "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды ел саен үткәрә торган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына кушылды һәм 2 грант отты. Бу акчалар әлеге китапны бастыруга тотылды. Китапта күп санлы фоторәсемнәр һәм иллюстрацияләр белән бергә сугышчы-әфганчылар турында "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында чыккан мәкаләләр, хатирәләр, солдат хатлары, укучыларның конкурс иншалары, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре урын алган. Анда 80 нче еллар азагында 90 нчы еллар башында совет матбугатында, 2004 елдан республика ММЧ-да басылган мәкаләләр дә бар, кызыклы тарихи мәгълүматлар китерелгән, сугыш операцияләре буенча әфган сугышының барышы чагылыш тапкан.
Кереш сүздә әйтелгәнчә, бу китап үлгәннәр өчен түгел, ә исәннәр өчен. Бу Хәтер Китабы - үз хәрби бурычларын азаккача үтәгән солдатларны ихтирам итү билгесе. Аларның батырлыкларын, күрсәткән геройлыкларын башкалар да онытмас дип ышанасы килә, чөнки бу сугышчылар Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең сугышчан традицияләрен һәм батырлыкларын турыдан-туры дәвам итүчеләр һәм варислар. Бу китапны сез һәр мәктәп һәм авыл китапханәсендә таба аласыз, аны кызыксынып укуыгызга шик юк.
Ольга ИВАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 11:50Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша. Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.6400
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.6900
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.8400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9700
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.5600
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.5600
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:6000
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.6300
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.6200
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.7700
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.7000
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.7500
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
8 март 2021 - 05:30Кадерле хатын-кызлар!Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4300
-
8 март 2021 - 05:30Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4300
© 2011 - 2021. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+