Сәфәрләре уң булсын
Быел Согуд Гарәбстанына безнең районнан 9 кеше хаҗ кылырга киткән, шул исәптә 7 се Зирекледән, Шахмайдан - 1 һәм Акбүредән берәү.
Өч атна дәвамында алар изге урыннарда - Мәккә һәм Мәдинәдә булачаклар, Корбан чалу йоласында катнашачаклар. "ТР мөселманнарының Диния нәзарәте - хаҗ" программасы буенча юлга кузгалган һәр хаҗи китаплардан һәм кирәк-яраклардан торган җыелма, шул исәптә ир-атлар өчен махсус киемнәр алганнар. Хаҗга барү бәясе быел 130-140 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев