Шагыйрь, драматург, публицист Мирхәйдәр Фәйзи
“Тарихи хәтер“ проекты реаль булмаган мәдәни мирас объектларына да кагыла.
Ел саен шагыйрь, драматург, публицист Мирхәйдәр Фәйзинең туган көнендә Шахмай авылы “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге тарихи музеенда“ мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында хәтер кичәләре үткәрелә. Аның әдәби-иҗат мирасында 16 үзенчәлекле пьеса, 7 - тәрҗемә ителгән әсәр, 200 шигырь, халык җырлары җыентыгы исәпләнә. Аның тормышы һәм иҗаты тарихына күз ташлау белән бергә “Россия 1 “Татарстан“ телеканалы тарафыннан төшерелгән документаль фильм күрсәтелә һәм шигырьләр конкурсы үткәрелә. 2016 елның 23 сентябрендә драматургның юбилее уңаеннан шагыйрьнең туганы, Фәйзуллин Сәетгәрәй Мостафа улының оныгы – Мөхәммәдьярова Диләрә Әнәс кызы үзенең кызы һәм “Россия 1 “Татарстан“ телеканалының төшерү төркеме белән Мирхәйдәр Фәйзинең бабалары яшәгән Фәйзуллиннар йортында сюжет төшергәннәр. Драматургның тууына 125 ел булу хөрмәтенә 2017 елдан башлап районда “Мирас“ исеме астында театр фестивале үтә.
Йомгаклау өлеше. Күргәнебезчә, “Тарихи хәтер“ проекты кысаларында үткәрелә торган барлык чаралар районның җәмәгать тормышында әһәмиятле урын ала бара. 2018 елда проектны үстерүдә яңа бурычлар тора, без аларны үзара хәбәрләшеп хәл итәчәкбез. Шуларның якын араларда хәл ителергә тиешлесе – район авыл җирлекләре территориясендә 100 һәм аннан да күбрәк еллар торган йортлар һәм җирләнгән урыннар исемлеген төзү. Әлеге эш белән мәдәният, мәгариф, яшьләр оешмалары хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары бергәләп шөгыльләнәчәк. Кешеләрне, аеруча да өлкәннәрне белгән район халкының бу эштә булышлык күрсәтүен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев