Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шахмайда музей ачылды

    3 августта Шахмайда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеен ачу тантанасы булып узды. Ул кайчандыр Фәйзуллиннар (шул исәптән Мирхәйдәр дә) яшәгән йортка урнашкан. Мирхәйдәр Фәйзи күренекле татар язучысы, драматург, һәркемгә таныш "Галиябану" мелодрамасы һәм башка әсәрләрнең авторы. Музей ишеге төбендәге ал тасманы кисүдә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР да...

    3 августта Шахмайда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеен ачу тантанасы булып узды.

    Ул кайчандыр Фәйзуллиннар (шул исәптән Мирхәйдәр дә) яшәгән йортка урнашкан. Мирхәйдәр Фәйзи күренекле татар язучысы, драматург, һәркемгә таныш "Галиябану" мелодрамасы һәм башка әсәрләрнең авторы.
    Музей ишеге төбендәге ал тасманы кисүдә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов катнашты.
    Музей ачу тантанасында шахмайлылар белән бергә рәссам Вахит Баһаветдинов та (ул шул авылда туган, хәзер Мәскәүдә яши) булды. Ул музейга "Фәйзуллиннар йорты" дип исемләнгән картинасын бүләк итте. Быелгы финанс кыенлыкларына карамастан, район башлыгы Вячеслав Козлов шундый музей оештыру идеясын хуплады һәм башлангыч көндәлек чыгымнар өчен сертификат тапшырып, рухи байлык һәм кешенең рухи культурасы район җитәкчелеге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булуын тагын бер кат раслады.
    Баскычтан икенче катка күтәрелдек, анда зал, коридор, гомумән бөтен мәйдан экспонатлар - кулланма сәнгать әсәрләре белән тутырылган. Зур залда язучының, туганнарының өч портреты урын алган, аңа "Яңа Чишмә" а/ф җитәкчесе Гомәр Сөләйманов заказ биргән һәм акчасын үзе түләгән. Шахмай халкы көнкүреше әйберләре, татар халкының горурлыгы булган уникаль экспонатлар: төсле яулыклар, кызыл башлы чиккән сөлгеләр экспозициясе бик матур килеп чыккан.
    Аңлашыла ки, кыска гына вакыт эчендә шул чаклы экспонатлар җыю мөмкин түгел, бу эштә авыл халкының ярдәме сизелә. Тик әле бу - музей тормышында һәм эшчәнлегендә беренче адымнар гына. Җентекле, көндәлек эзләнү эшләре әле алда, булган һәм тупланачак экспонатларны, бигрәк тә авыл тарихына кагылганнарын, барлап, исәпләп тә торасы. Бу юнәлештә башта ТР фәнни-белешмә китапханәсендә, Милли архив фондларында, кулда булган материалларны өйрәнергә кирәк. Аннан Мәскәү, Санкт-Петербург архивларында булган Ревизия язмаларыннан да эзләнәсе була.
    Филиал мөдире Галләмова Гөлгенәгә авыл китапханәсе, АМЙ, мәктәп, Татарстанның язучылар берлеге, Мирхәйдәр Фәйзинең туганнары, якыннары (нәселе), Мирхәйдәр Фәйзи музее (ул Балтач районының Шода авылында урнашкан) белән тыгыз элемтә тотарга кирәк. Бу районда дүртенче музей булачак. Уңышлар сиңа!
    Мидхәт ГАЗЫЙМОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: