Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай авылы музеенда «Игелекле эшнең иртәсе-киче юк» дигән әңгәмә булып узган

Игелекле эшләр көне 15 мартта билгеләп үтелә.

«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Игелекле эшнең иртәсе-киче юк» дигән темага әңгәмә узган. Ул түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәне, «Әдәпле сүзләр» уенын, игелек турында мәкаль һәм әйтемнәрне, шигырьләр укуны, тормыш-көнкүрештә очрый торган проблемаларны һәм аларның чишелеше турында сөйләшүне үз эченә алган. Әңгәмә ахырында филиал җитәкчесе Гөлүсә Баһаветдинова балаларга күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләгән. 
Изге гамәлләр кылганда гына кеше үзенең җанына тынычлык таба. Өлкәннәргә юл аша чыгарга булышу, юлчыга юл күрсәтү, үтеп баручыга елмаю - яхшылыкның нигезе. Һәр кешедә яхшы гамәлләр кылу теләге бар. Шуңа күрә бер кешенең кылган изгелеге башкаларны да изге гамәл кылырга этәрә ала. 
Дога белмим дисең нигә?
Яхшылык - үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.    
Изгелек ул беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев