Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар

Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.

16 майда Шахмай мәктәбенең 8 сыйныф укучылары командасы «Тамчы-шоу» республика телевизион конкурсында катнашкан. Бу хакта команда җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Гыйльманова хәбәр итте.

- Балалар Буа районы командасы белән ярыштылар. 4 турны да уңышлы үттеләр. Нәтиҗәләрне санаганнан соң ике командада да 14шәр балл җыелганы ачыкланды.  Димәк, бу - дуслык җиңде дигән сүз! Без моңа бик шатбыз!

Уенда 8 сыйныф укучылары - Р. Зарипов, Л. Булатова, һәм Р. Ризванова катнаштылар. Тапшыруны «Шаян ТВ» студиясендә төшерделәр, - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев