Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда балалар өчен «Наркотикларга - «Юк!» дип әйт» дип аталган чара оештырылган

Анда җирле мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашкан.

[14:30, 28.03.2022] Альмира: Узган атнада «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында башлангыч сыйныф укучылары белән «Наркотикларга - «Юк!» дип әйт» темасына әңгәмә үткән.  Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте. 
«Сәламәтлек - зур байлык. Чыннан да, сәламәт кеше әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, биюдән, физик күнегүләрдән ләззәт ала. Ә бит бу байлыкның кадерен белмәүчеләр дә аз түгел. Алар «наркомания» дип аталган элмәккә эләгә», - дип сөйләгән чараны оештыручы Гөлүсә Баһаветдинова.
Әңгәмә барышында укучылар наркотикларның кеше сәламәтлеге өчен зыяны турында үзләренең белемнәре белән уртаклашканнар. Аннан Гөлүсә Баһаветдинова «Сәламәтлек - зур байлык, ә наркотиклар организмга зур зыян сала, гаиләләргә кайгы китерә, кешене хәерчелеккә төшерә»,- дип аңлаткан.
«Нинди генә төрдә дә, нинди сылтама астында да - кызыксынып та, кыю булырга тырышып та - наркотикларны кабул итмәгез!»,- дип балаларга үз теләкләрен җиткергән әңгәмәне оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев