Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда «Галәм көне»н билгеләп үткәннәр

Шахмай музеенда «Галәм көне»н билгеләп үткәннәр

Шул уңайдан 12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Космонавтика көне бәйрәм буларак СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрель Указы белән гамәлгә кертелгән, ә халыкара дәрәҗәне ул 1968 елда Халыкара авиация федерациясе конференциясендә ала.
12 апрельдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбе укучылары белән «Галәм көне!» дип аталган әңгәмә булып узган. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте.
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне турында күбрәк белү, космик казанышлар турында күзаллауларны киңәйтү уңаеннан, укучылар презентация караганнар. Презентация барышында алар космос турындагы белемнәре белән уртаклашканнар. Әңгәмә ахырында «Сез галәм турында ниләр беләсез?» дип исемләнгән викторина үткәрелгән. Һәр укучы үзенең зирәклеген һәм тапкырлыгын күрсәтеп, күп балл җыярга тырышкан. Чара бик күңелле үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев