Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда «Китапларга кыстыргыч ясау» дигән мастер-класс үткәрелгән

Чара 27 майда билгеләп үтелә торган Китапханәләр көне алдыннан узган.

Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте.  
Ел саен 27 майда илебездә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн барлык китапханәчеләр өчен дә һөнәри бәйрәм булып тора, чөнки алар китапларның торышын күзәтәләр, китапханәләрнең китап фондын тулыландыруда катнашалар, китап укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр, кешеләргә китапларга, әдәбиятка мәхәббәт тәрбиялиләр.
Китапханәләр көнен билгеләп үтү өчен әлеге дата (27 май) очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә шул көнне хәзергесе вакытта Россия Милли китапханәсе исемен йөртә торган Россиянең беренче дәүләт ачык китапханәсе - Император халык китапханәсенә нигез салынган.
Әлеге чарада катнашкан укучылар бик матур китап кыстыргычы ясый алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев