Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шатлыклы да, моңсу да кичә

15 октябрьдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Хәтер көненә һәм музей директоры Мидхәт абый Газыймовның "Тормыш чоңгыллары" китабының икенче басмасын тәкъдир итүгә багышланган очрашу булды.

Кичәгә Акбүре, Акъяр, Шахмай, Зирекледән, Кама Аланыннан китапка бәетләре кергән авторлар һәм төрле фаҗигага очрап һәлак булганнарның якыннары килгән иде. Мәҗлесне Казанны саклаучылар рухына дога укып, Акбүредән килгән Илнур Мотыйгуллин башлап җибәрде. Кәүсәрия апа Зәйнуллина үзенең бик күркәм теләкләре, догалары белән очрашуны дәвам итте. Тәмле итеп әзерләнгән аш өстәле артында Мидхәт абый бәетләр китабын тәкъдим итте, очрашуга килүчеләрне таныштырып, аларның "Тормыш чоңгыллары" китабына кергән бәетләрен һәм якыннарын әйтеп узды. Акбүредән Рузалия Мотыйгуллина тормыш иптәше Равилгә багышлап бәет язган Мидхәт абыйга зур хезмәте - Равилнең якты истәлеген мәңгеләштереп китапка кертеп калдырганы өчен олы рәхмәтен белдерде, Акбүредән килгән авторлар Гөлфирә Закирова, Әлфия Мусина, Хәтимә Хөснуллина китапка карата үзләренең уңай фикерләре белән уртаклаштылар. Шахмай авылыннан ике китап авторы мәрхүмә Зәйнәп апа Хәбибуллинаның улы Рамил Хәбибуллин Мидхәт абый ярдәме белән "Илнур бәете", "Айназ бәетләре"н ничек язганын сөйләде. Кама Аланыннан Эльмира Гобәйдуллинаның чыгышы аеруча җылы булды. Алар тормыш иптәше Равил белән 2013 елда музейда ремонт эшләре башкарганнар һәм шушы вакытта Мидхәт абыйның үзенең иҗатына игътибар итеп, китапка бәетен дә кертүенә рәхмәтен белдерде. Очрашуда Акъяр авылыннан килгән Миләүшә Халикова үзенең "Кол Шәрифне күрдем" шигырен укып үтте.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин Хәтер көне һәм яңа китап чыгуы уңаеннан, яшь буынны үзенең нәсел җепләрен, туган - тумачасын белерлек итеп тәрбиялисе иде, диде. Бүгенгесе көндә районыбызның дәрәҗәсен күтәреп эшләп килүче Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективына чыгыш ясаучылар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә музейга ремонтны дәвам итеп, яңа иганәчеләр табылуын теләделәр. Кичәдә катнашучыларга "Тормыш чоңгыллары" китаплары да бүләк ителде.
Язмамны Эльмира Гобәйдуллина язган бәетнең соңгы юллары белән тәмамлыйм:
Бу дөньяда кадер белән яшик,
Үлгәннәрнең рухын рәнҗетмик.
Без мәңгелек түгел,
Кешелергә татулык
һәм шатлык өләшик.
Миләүшә Халикова,
Акъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев