Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шаяннар да, тапкырлар да...

1 декабрьдә Яңа Чишмәдә район мәктәпләре командалары арасында ШТК уены буенча ТР чемпионаты булып үтте. Анда районның иң яхшы ике командасы катнашты: Яңа Чишмә гимназиясеннән "Гимназиялеләр" һәм Яңа Чишмә урта мәктәбенең "Стиляги" командалары.

ШТК-ны алып баручы - Казан кешесе Владислав Волошин тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырды: Рамил Әгъдиев - ШТК республика чемпионатының башкаручы директоры , шулай ук районның яшьләр оешмалары лидерлары Евгения Янова, Ирина Лобачева һәм Андрей Абрамовлар. Ул шулай ук көндәшләр - командаларның сәхнәгә чыгуын да игълан итте.
Беренчеләрдән булып үз визиткаларын "Гимназиялеләр" күрсәтте, аннан соң - "Стиляги" командасы. Яшь ШТК-чылар үз чыгышларын бик ачык һәм кызык итеп күрсәтә алдылар. Болар өй эшләре иде, һәм беренче конкурстан соң тамашачы мәхәббәте тигез итеп бүленде: ике команда да көчле алкышларга күмелде.
Икенче конкурс (монда жюридан да, тамашачылардан да сораулар бирелде) командаларның берсенә җиңү китерде, "Стиляги" командасы тапкыррак һәм шаянрак булып чыкты.
Нәкъ менә әлеге команда 2018 елның гыйнварында Казанда үтәчәк ШТК уенында катнашачак.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев