Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шаяннар һәм тапкырлар

"Әйдә, шаяРТ!" КВН татар лигасының сайлап алу туры җиңүчеләре ачыкланды.

19 февральдә Чаллы Башы мәдәният йортында «Әйдә, шаяРТ!» КВН татар лигасының сайлап алу туры кысаларында уен узды. Анда Чаллы Башы мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре командалары катнашты.
 Чараны Казаннан килгән «Әйдә ШаяРТ» лигасы мөхәррире Наил Сәлахов алып барды. Бу көнне мәдәният йортына килгән тамашачылар бер сәгать дәвамында районның иң шаян һәм тапкыр командаларның уенын карадылар. Ул ике этапта узды: визит карточкасы һәм импровизацияләнгән конкурс. Тамашачылар көн кадагындагы безнең районга кагылышлы мәсьәләләр чагылыш тапкан мәзәкләрдән рәхәтләнеп көлделәр һәм көчле алкышларга күмделәр.
Компетентлы жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Чөнки алар барысы да менә дигән, «Яшь мишәрләр» һәм «Нечкәбилләр» командалары сәхнәдә бик шәп уен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, мәдәният хезмәткәрләре - «Нечкәбилләр» җиңүче булды. Ул апрель башында Казанда узачак республика фестивалендә Яңа Чишмә муниципаль район данын яклаячак. Бу уен телевидениедә күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев