Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Шешминка“ ансамбле: 15 ел сәхнәдә

13 ноябрьдә РМЙ да "Шешминка" бию коллективының 15 еллык юбилее хөрмәтенә зур концерт булды. Яшь талантлар үз бәйрәмнәрендә дә тамашачылар күңелен күреп, берсеннән-берсе матур биюләрен бүләк иттеләр.

"Шешминка" бию коллективының өч төркеме (кече, урта һәм зур) сәхнәдә егермегә якын бию күрсәтте. Һәр чыгыш матур һәм үзенчәлекле иде, костюмнары гына да ни тора!
Тамашачылар аларны таңга калып, сокланып күзәттеләр: залда, нигездә, биючеләрнең дуслары, туганнары, күршеләре, әби-бабайлары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре урын алган иде. Күпләр үз баласының талантлы һәм һәр яклап үсеш алган булуын тели. Музыка һәм бию белән шөгыльләнү - балада сәләтлелекне үстерүнең бик шәп юлы булып тора. Яңачишмәлеләр өчен моңа өйрәнү урыны (мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш) - Балалар сәнгать мәктәбе. Биючеләрне юбилейлары белән котларга БСМдәге башка укучылар - музыкантлар һәм җырчылар да килгән иде.
Бәйрәм концерты азагында сәхнәгә БСМ педагог-хореографлары һәм "Шешминка" коллективы җитәкчесе Светлана Пьянзина күтәрелде. Тамаша залында урын алучылар аларны көчле алкышларга күмделәр. БСМ директоры Ирина Слимова, барысына да җылы сүзләрен ирештереп, педагогларга һәм җитәкчегә Рәхмәт хатлары тапшырды, яшь биючеләргә һәрдаим булышлык күрсәтеп торган РМБ мөдире Александр Еронтьев та Рәхмәт хатына тиенде.
"Шешминка" коллективында чыгыш ясаучыларның барысына да БСМ дән грамоталар һәм "Шешминка" бию коллективы логотибы төшерелгән бүләкләр - футболкалар тапшырылды. Ә бәхетле балалар педагогларга чәчәкләр бирделәр. Алда балаларны БСМ дә укучыларның әти-әниләре тарафыннан әзерләнгән чәй табыны көтә иде, соңыннан дискотека булды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев