Шигърият – гомерлек юлдашы
“Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее ”нда Гарифуллина Зәкия Лотфулла кызының “Кабат сүттем гомер йомгагын...” дип аталган дүртенче китабын тәкъдир итү кичәсе булып үтте.
Кичәгә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов, китапның төзүчесе һәм корректоры Назимә Галимова, ветераннар Советы рәисе Әсхат Шәрипов, якыннары һәм туганнары, иҗатташ дуслары чакырылган иде.
Җыентыкка аның соңгы елларда иҗат ителгән, бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләренә, олы буынның яшьләргә яшәү ямен, мәгънәсен тоя белергә кирәклегенә басым ясаган, үткән гомергә нәтиҗә дә ясаган, дингә, туган телне сакларга өндәгән тормышчан шигырьләре һәм проза әсәрләре тупланган.
Зәкия апаның тормышы ул чордагыларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Дүртенче бала булып дөньяга килгән. Сугыш афәтенең авырлыгын зурлар белән беррәттән кичергән. Белемгә омтылуы көчле булганга, 7 сыйныфны авылда укып, урта белемне Чистайда тәмамлаган.
Ачлык -ялангачлыкны үз җилкәсендә байтак татып, авыр хезмәт юлларын намус белән үтеп, зур кайгылар кичерсә дә, Зәкия апаның иҗатка вакыт табуы безне гаҗәпләндерә дә, шатландыра да. Гади генә бер авыл кешесенең әлеге адымы декабрист хатыннарының батырлыгына тиң, әлбәттә.
“Шигырьләр бит күңел
дәвасы,
Шуңа килә аны язасы.
Сүтә-сүтә хәтер йомгагын,
Үткәннәргә килә кайтасы, “ - дип яза Зәкия апа.
Зәкия апаның китабында үткән гомере, балачагы, яшьлек еллары ачык чагыла, туганнарына, якыннарына, дусларына, авыл кешеләренә булган тирән ихтирамы әсәрләрендә киң урын ала. Аның шигырьләре заманга аваздаш. Зәкия апа теле, иле, милләте өчен чын йөрәктән кайгыра. Шулай ук үсеп килүче буынны замана бозыклыкларыннан саклап каласы да килә аның.
Китап чыгару зур хезмәт сорый, әлеге идеяны тормышка ашыруда күпләр ярдәм итә. Җирле язучыларыбызны әйдәп баручы, әлбәттә, Газыймов Мидхәт Гариф улы. Ул Зәкия апаны китабы чыгуы белән котлады, яңа иҗади ниятләр теләде. Үзләренең җылы теләкләрен шулай ук Назимә Габдуллаҗан кызы, Әсхат Зариф улы, иҗатташ дуслары – Минниса Ибраһим кызы, Миләүшә Минталип кызы, Резедә Хәләф кызы да җиткерделәр. Мөхәммәдиев Хамис һәм Сабирова Гөлнар башкаруында җырлар җылы, дустанә мөнәсәбәттә үткән бәйрәмне тулыландырды.
“Яшәү матур, яшәү шундый матур,
Якыннарга сөю өләшеп”, - дип җырлана җырда да. Зәкия апа чын мәгънәсендә бәхетле кеше, чөнки якыннарына, туганнарына, оныкларына, оныкчыкларына изге мирас – күңеленнән саркып чыккан хисләрен, теләкләрен калдыра. Үзенең иҗаты аша Зәкия Лотфулла кызы ил-көнгә тынычлык, кешеләргә бәхет, иман байлыгы тели. Без дә үз чиратыбызда Зәкия апага исәнлек-саулык,күңел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.
Гөлнар Сабирова, музей мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев