Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шигырьле, җыр-биюле очрашу

29 март көнне Зирекле Мәдәният йортына 4 коллектив - Зирекле, Әдәмсә, Тубылгы Тау һәм Акъяр үзешчән коллективлары үзләренең иҗади отчет концертлары белән җыелды. Беренче булып сүзне хуҗалар алды - концерт программаларын Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов һәм ике кыз бала - Камилә белән Сәрия Габетдиновалар алып барды. Бу балаларның...

29 март көнне Зирекле Мәдәният йортына 4 коллектив - Зирекле, Әдәмсә, Тубылгы Тау һәм Акъяр үзешчән коллективлары үзләренең иҗади отчет концертлары белән җыелды.
Беренче булып сүзне хуҗалар алды - концерт программаларын Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов һәм ике кыз бала - Камилә белән Сәрия Габетдиновалар алып барды. Бу балаларның осталыгына һәм тапкырлыгына һәркем сокланырлык. Ә Җәлил Рәшит улының төп рольләрнең берсен (алып баручы) башкаруы үзенә күрә бер ямь һәм күркәмлек өсти. Гөлшат Нуриева чыгышы да (шигырь белән) ямь өстенә ямь булды. Шаян такмаклар белән "Бурановские бабки" дип исемләнгән өлкән яшьтәге хатын-кызлар төркеме чыгышы тамашачы һәм жюри әгъзалары күңеленә хуш килде. Катнашучыларның аяк киемнәре дә булса, тагын да матуррак һәм тулырак буласы иде. Илдар Сафин, Гүзәл Вәлиева һәм Вафиналарның җырларын тамашачы яратып кабул итте. Биючеләр төркеме чыгышы исә программаны тулыландырып, матурлык өстәде. Әбдерахман Мәхмүдов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары ансамбле чыгышы көчле алкышларга күмелде. Рәшит Гатин һәм Наилә Шакированың гармунда уйнаулары матур бер сәхнә әсәре булып яңгырады.
Зиреклеләрдән соң сәхнә түрен тубылгытаулылар алды. Аларның концерты Тубылгы Тау авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттаховның чыгышы һәм Гөлгенә Исмәгыйлеваның "Туган авылым" җыры белән башланып китте. "Ак калфак" һәм "Хыял" вокаль ансамбльләре чыгышларын караганнан соң, аларга тагын да ныграк әзерлек кирәклеге күренде (баянчы белән берлектә). Репертуар начар түгел, киләчәкләре өметле күренә, уңышлар юлдаш булсын сезгә диясе килә. Тасмалар белән биюче "Дуслык" ансамбле чыгышы һәм "Чегән биюе" дә (Г. Исмәгыйлева) бик матур булды. "Тренировка" скетчы да жюри игътибарыннан читтә калмады. Филсинә Шиһапованың "Озак яшә, әнкәй" җыры да күңелгә ятышлы булды. Зирекле һәм Тубылгы Тау коллективлары проблемасы -музыкаль инструментлар һәм сәхнә киемнәре булмауда. Шуңа да карамастан, алар тырышканнар, тапканнар. Чыгышлары Я. Кәрим сүзләренә язылган "Тубылгытау" җыры белән тәмамланды.
Әдәмсәлеләр чыгышы бераз үзенчәлеклерәк булды. Концерт И. Хәкимов һәм Н. Нестеровның "Битва кочевников" дигән тарихи күренеш белән башланып китте. Алып баручы сүзен Яңа Чишмә авылы тарихыннан башлады. Нәҗметдиновлар башкаруында "Син булсаң янымда", С. Борисованың "Околица" җырын һәм Р. Хәлиловның "Яшь көенчә килә каласы" җырларын тамашачы алкышларга күмде. Л. Борисованың "Возрождение" һәм Э. Шакированың "Ак калфак" биюләре матур итеп берсен-берсе тулыландырды. Ә А. Хәлилованың "Восточный" биюе үзенә күрә бер осталык белән башкарылды. "Авыл спорт залында" скетчы бик күңелле һәм актуаль булды. Концерт хор башкаруында "Сәяхәтче җыры" белән тәмамланды.
Акъярлылар җыр-моңга һәм театрга һәвәслекләре белән аерылып торалар. Авыл башлыгы Данияр Гайнуллин кыскача гына авылның бүгенге һәм киләчәккә планнары белән таныштырып үтте. Сәхнә бик матур бизәлгән иде. Концерт Әдилә Галимова башкаруында "Һинд биюе" белән башланып китте. Зөлфия татар халык биюен бик оста башкарды: оста биюче "кызга" каршы - оста биюче "егет" - Данияр Гайнуллин чыкты. Концерт, тулаем, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Д. Гайнуллин "Зәйтүнәм" җырын бик оста итеп тамашачыга җиткерде. Авыл җирлеге башлыкларының үзешчән артистлар белән шундый чараларда катнашуы бик уңай күренеш. Рузия Фәхретдинованың "Универсиада" шигыре дә бик урынлы. "Асылъяр" вокаль ансамбле башкаруында "Җырлыйм туган якта" дип исемләнгән татар халык җырларына попурри тамашачы күңеленә хуш килде. "Өмет" бию төркеме белән бераз эшләсәң, бик уңышлы килеп чыгачак. Резидә Госсаметдинова турында үз эшенең остасы дияргә мөмкин. Күп еллардан бирле АМЙ белән уңышлы гына җитәкчелек итә, җырга-моңга гашыйк, үзе дә бик оста җырчы. "Ярата сүзсез генә" җырын башкарып, ул моны тагын бер кат раслады. Хәйруллина Гөлназның җырын да тамашачы көчле алкышларга күмде. "Шаян бабай" скетчында Азат Саматов бабай ролен бик оста итеп күрсәтә белде. "Таксист" Динар Шәйхетдинов та аннан калышмады. Гүзәл Садретдинованың "Арала бу газаптан" җыры тамашачыны моң дәрьясында йөздерде. Концерт нәфис гимнастика күренешләре белән тәмамланды.
Язмам азагында барлык коллективларга да киләчәктә дә иҗади уңышлар гына насыйп булсын, диясе килә.
Рәшит РӘХИМОВ,
жюри әгъзасы,
Акбүре авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев