Шигырьләре гади һәм мәгънәле
Кулымда 2019 елның декабрендә дөнья күргән халык иҗаты һәм көнкүреше музее һәм аның Шахмайдагы филиалы коллективы эшләгән, тышыннан ук җылылык бөркелеп торган «Рәхмәт сиңа, җаным» шигырьләр китабы, - дип яза редакция почтасына Зирекле музееннан Мидхәт ага Газыймов.
- Авторы – Абзалова (Габетдинова) Гөләндәм. Ул Салих Габетдин улы һәм Мәхтүрә Шәмсетдин кызы Габетдиновларның төпчек, 6 нчы баласы. Гаиләдә 9 бала дөньяга килә, ләкин 3се яшьли вафат була. Урта мәктәпне дә туган авылында тәмамлады. «Безнең буынга хас булган барлык юлларны да үттем. Тормыш юлларымны язып, сезне ялыктырасым килми, шуңа кыскача гына әйтеп үтәм: укыдым, эшләдем, лаеклы ялга киттем. Буш вакытларда үземнең уй-тойгыларымны, кичерешләремне кәгазь битләренә теркәргә булдым. Бу язмаларның күбесендә минем дусларымның, якыннарымның аяныч тормышлары, кичерешләре чагыла»,-дип яза Гөләндәм.
Гөләндәм Салих кызының иҗаты соңгы елларда, олыгайгач кына башлана. Шигырьләре дә безнең кулга очраклы гына килеп керде. Кешегә табигый талант бирелгән икән, иртәме-соңмы, ул барыбер шытып чыгачак, чәчәк атып, җимешен дә бирәчәк.
Шигырьләрен укый башлагач, алар гади генә язылган булсалар да, мәгънәле, эчтәлекле, ихластан язылулары, шул ук вакытта юморы белән дә җәлеп иттеләр. Җыентык итеп чыгарырга киңәштек. 40 тан артык (төгәле - 48) шигырен сайлап алып, эшкә дә керештек. Менә бит, мин әйтәм, Зирекледә туып-үскән кешеләр нинди талантлы, әллә кайдан эзләп тә йөрисе түгел. Кызганыч, без аларны вакытында күрмичә калабызмы, әллә ярдәм кулы сузарга соңарабызмы, әллә инде авторлар үтә тыйнак булып калалармы? Ничек кенә булмасын, бүген Гөләндәмнең шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шигырьләр 6 бүлеккә аерып бирелде. Туган авылга, Зиреклегә багышланганнарын, әниләргә, гаиләсенә, дусларга, иренә, сугышта катнашкан һәм дә һәлак булып калганнарга атап язылганнары, юмор хисе белән иҗат ителгән “Вакыйга”, “Усал кәҗә тәкәсе”, “Әтиемнең чалбары”, “Чаңгыда шуып кайттым”, “Мин чәчемне буяттым” һ.б. шигырьләрен көлмичә-еламыйча укып булмый. Автор укучыга гыйбрәт итеп сөйләсә дә, киңәшләрен дә бирергә онытмый.
Шәхсән, үземә көчле йогынты ясаган шигырьләреннән “Ташлама син мине, әнкәй”, “Әниләргә”, “Сугыш, ачлык, ялангачлык”, “Балам минем”, “Ялгызлыкка сабыр ит”, “Әтием васыяте” һ.б. булды. Укып бетереп, бермәлгә тын калгач, әниләрнең шул чордагы тормышларын күз алдыма китердем. Миллионлаган әниләрнең хәле шундый иде бит! Бу тема Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан бигрәк тә актуаль яңгырый. Әниләргә атап язган шигырьләрең аларга дога булып ирешсә иде.
Гөләндәм, киләчәктә дә иҗат чишмәң саекмасын, тагын яңа әсәрләр, яңа образлар тудырырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев