Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәхнә – яшьләргә

    28 март­та Ар­хан­гел мә­дә­ни­ят йор­тын­да Пет­ро­па­вел Бис­тә­се, Ле­ни­но авы­лы, Ар­хан­гел Бис­тә­се үзеш­чән­нә­ре иҗат от­чет­ла­ры бе­лән чы­гыш яса­ды­лар. Пет­ро­па­вел­лы­лар кыз­лар-мәк­тәп уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да "Я ри­сую но­вый мир" җы­ры бе­лән чы­гыш­ла­рын баш­лап җи­бәр­де­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, та­ма­ша­чы чы­гыш­лар ба­ры­шын­да кон­церт­та кат­на­шу­чы­ның бер­се­нең дә фа­ми­ли­я­сен бе­лә-ише­тә ал­ма­ды. Чы­гыш­лар ара­сын­да бик ма­тур но­мер­лар бул­са да, баш­ка­ру­чы­лар­ның...

    28 март­та Ар­хан­гел мә­дә­ни­ят йор­тын­да Пет­ро­па­вел Бис­тә­се, Ле­ни­но авы­лы, Ар­хан­гел Бис­тә­се үзеш­чән­нә­ре иҗат от­чет­ла­ры бе­лән чы­гыш яса­ды­лар.

    Пет­ро­па­вел­лы­лар кыз­лар-мәк­тәп уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да "Я ри­сую но­вый мир" җы­ры бе­лән чы­гыш­ла­рын баш­лап җи­бәр­де­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, та­ма­ша­чы чы­гыш­лар ба­ры­шын­да кон­церт­та кат­на­шу­чы­ның бер­се­нең дә фа­ми­ли­я­сен бе­лә-ише­тә ал­ма­ды. Чы­гыш­лар ара­сын­да бик ма­тур но­мер­лар бул­са да, баш­ка­ру­чы­лар­ның исем­нә­ре мәгъ­лүм тү­гел.

    Пет­ро­па­вел­лы­лар ре­пер­ту­а­рын­да авыл­га, та­би­гать­кә мә­хәб­бәт те­ма­сы як­тыр­тыл­ды, бо­лар - авыл ту­рын­да ма­тур ши­гырь­ләр, "Ро­маш­ки-цве­ты", "То бе­рез­ка, то ря­би­на", "Ме­сяц сп­ря­тал­ся за туч­кой" җыр­ла­ры ба­ян­да ха­лык көй­лә­ре­нә тез­мә бу­лып яң­гы­ра­ды. Та­ма­ша­чы ба­ян, ги­та­ра - җан­лы му­зы­ка фо­нын­да чы­гыш­лар­ны җы­лы ка­бул ит­те. Жю­ри да мо­ны бә­я­лә­гән­дер, мө­га­ен. Кон­церт­та рус­ча гы­на тү­гел, та­тар җыр­ла­ры да яң­гы­ра­ды, ике кыз че­гән бию­ен бик ос­та баш­кар­ды. Пет­ро­па­вел­лы­лар чы­гыш­ла­рын бик ма­тур тө­гәл­лә­де­ләр.

    Күп ел­лар Пет­ро­па­вел АҖ җи­тәк­ләү­че, авыл­да һәр ке­ше­не бел­гән Свет­ла­на Дво­рец­кая, кыс­ка­ча, тик тө­гәл итеп без­не авыл яңа­лык­ла­ры бе­лән та­ныш­тыр­ды. Ул ата­ган 175 са­ны - бу 18 яшь­кә­чә бул­ган ке­ше­ләр са­ны - алар Пет­ро­па­вел Бис­тә­се­нең ки­лә­чә­ге, тиз­дән алар авыл­да мә­дә­ни­ тор­мыш­ны җан­лы­рак итә­чәк­ләр, - без мо­ңа бү­ген инан­дык.

    Ле­ни­но­лы­лар иҗат от­че­тын үз­лә­ре өчен сим­вол­га әве­рел­гән "Но­во­шеш­минск мой" җы­ры бе­лән баш­лап җи­бәр­де­ләр, аны баш­ка­ру­чы "Ря­би­нуш­ка" ан­самб­ле кон­церт­ка дәрт өс­тә­де. Алар ре­пер­ту­а­рын­да та­гын ике чы­гыш бул­ды, Ана­то­лий Конс­тан­ти­нов уй­на­ган гар­мун­га ку­шы­лып так­мак­лар җыр­ла­ды­лар. Ул әле "Ле­бе­ди­ная вер­ность" җы­рын да баш­кар­ды, җы­ры да авыр иде, ул баш­ка­ру­чы­га җи­ңел би­рел­мә­де, тик аның мө­ла­ем­лы­лы­гы та­ма­ша­чы­га тәэ­сир ит­те - аңа ким­че­лек­лә­рен га­фу итеп, гөр­лә­теп кул чап­ты­лар. Кон­фе­рансье Свет­ла­на Пи­тер­ки­на кон­церт ба­ры­шын­да­гы кай­бер "түм­гәк­ләр­не" ти­гез­ли - си­зел­мәс­лек итә ал­ды. Сәх­нә­дә ул, су­да­гы ба­лык ке­бек, бик та­би­гый һәм үзен ир­кен то­та бе­лә: көл­ке­ле мо­мент­лар­ны ул җи­ңел ге­нә мә­зәк-ша­яр­ту­лар­га әве­рел­де­рә - бу та­ма­ша­чы­лар­ны җә­леп итә. Ка­сыйм Ти­мер­бу­ла­тов­ның чы­гы­шын зал­да­гы­лар шат­ла­нып ка­бул ит­те: ул Стас Ми­хай­лов­ның ха­тын-кыз­лар яра­тып өл­гер­гән "Без те­бя" җы­рын җыр­ла­ды (ха­тын-кыз­лар зал­да иң кү­бе­се иде). "Сурэкэ" фольк­лор кол­лек­ти­вы үз­лә­ре­нең га­дә­ти сти­лен­дә чы­гыш яса­ды. "Ар­ми­я­гә ча­кы­ры­лу" дип атал­ган сәх­нә­ләш­те­рел­гән кү­ре­неш бик кы­зык ки­леп чык­ты: "ар­ми­я­гә ча­кы­ры­лу­чы" өч кыз үз роль­лә­рен "ях­шы" бил­ге­се­нә уй­на­ды­лар. "Ка­лин­ка" ба­ла­лар во­каль төр­ке­ме, "Во­яж" бию кол­лек­ти­вы, шу­лай ук сәх­нә де­бю­тант­ла­ры Ди­ма һәм Ко­ля Ша­ров­лар (му­зы­каль төр­кем җи­тәк­че­се Алек­сей Де­ми­дов­ның га­и­лә­гә тәр­би­я­гә ал­ган ба­ла­ла­ры) һәм А. Конс­тан­ти­нов­ның оны­гы То­ля Конс­тан­ти­нов­лар­ның чы­гыш­ла­ры көч­ле ал­кыш­лар­га кү­мел­де.

    Ле­ни­но­лы­лар үз­лә­ре­нең иҗат от­че­тын "С­порт - это все" дип атал­ган җыр бе­лән тө­гәл­лә­де­ләр.

    Ле­ни­но авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Вик­тор Ве­ре­тен­ни­ков авыл­да куль­ту­ра­лы ял итү Ле­ни­но­да яшь­ләр са­ны­ның ар­ту­ын­да соң­гы роль­не уй­на­мый дип исәп­ли.

    Сәх­нә ху­җа­ла­ры - ар­хан­гел­лы­лар - үз чы­гыш­ла­рын га­җә­еп ма­тур итеп баш­ла­ды­лар һәм бер сә­гать дә­ва­мын­да зал­да­гы­лар­ны үз авыз­ла­ры­на ка­ра­тып тот­ты­лар. Ар­тист­лар сәх­нә­дә өер­мә бу­лып бөте­рел­де­ләр: өл­кән­нәр­нең ма­тур но­мер­ла­ры мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның та­гы да га­җәп, мә­зәк­чән­рәк чы­гыш­ла­ры бе­лән алы­шы­нып тор­ды. Че­гән бию­ен, "З­вез­доч­ка туч­ку за­де­ла", "За­ря-зо­рюш­ка", "В ро­ще ка­ли­на", "Ой на го­ре ка­ли­на" һәм баш­ка та­ныл­ган җыр­лар­ны бик җил­ле, чая баш­кар­ды­лар. Ар­хан­гел ар­тист­ла­ры­ның күз­лә­ре уй­нак­лап, ял­ты­рап тор­ды һәм бу ха­ләт та­ма­ша за­лы­на да күч­те. Та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на юмо­рис­тик кү­ре­неш тәкъ­дим ител­де. Ә ан­нан соң сәх­нә тү­рен­дә кү­ңел­ле җыр­ла­ры, ша­я­ру­ла­ры, за­ман­ча би­ю­лә­ре бе­лән кабат яшь ар­тист­лар бул­ды. Яшь­ләр­дән тор­ган төр­кем си­ке­реп-си­ке­реп би­е­де, дө­рес­рә­ге, кү­бә­ләк­тәй оч­ты­лар, кыс­ка­сы, җан­га бәй­рәм ру­хы өс­тә­де­ләр, алар­га ку­шы­лып без­нең дә би­и­се ки­леп кит­те.

    "Се­ло как се­ло" хуш­ла­шу җы­рын­да баш­ка­ру­чы­лар бө­тен ос­та­лык­ла­рын күр­сә­теп, кү­ңел­лә­рен би­реп җыр­ла­ган­га­дыр, җыр, авыл­ла­рын дан­лап, го­рур яң­гы­ра­ды. Ар­хан­гел АҖ баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк та үз авы­лы бе­лән го­рур­ла­на. Иң элек ул авыл­ның та­лант­лы, эш­чән, яр­дәм­чел ке­ше­лә­ре бе­лән го­рур­ла­на. Алар­ның ку­нак­чыл­лы­гы һәм иге­лек­ле­ле­ге дә шул хак­та сөй­ли. Иҗат от­чет­ла­ры үза­ра ярыш­ны ча­гыл­дыр­са да, Ар­хан­гел та­ма­ша­чы­сы күр­ше авыл­лар­дан кил­гән ар­тист­лар­ны бик җы­лы һәм их­лас кар­шы­лап, алар өчен жан ат­ты.

    Өч сә­гать­кә су­зыл­ган чы­гыш бик шо­ма бар­ды - мо­ның өчен ху­җа­лар­га - ар­хан­гел­лы­лар­га рәх­мәт.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: