Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сәхнәдә – тарих һәм хәзерге заман

Үткән пәнҗешәмбе көнне Акбүре Мәдәният йорты коллективы иҗат отчетын жюри һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Җирле мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән искиткеч шәп сценарий иҗат отчетлары исеменә - "Сәнгать мәңге яшь һәм борынгы" - туры килеп тора иде.

Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Галия Миншина төрле вакытларда мәдәният өлкәсендә эшләгән авылдашларының исемнәрен атап үтте. Алар арасында Хөснетдин Кәбиров, Ибраһим Закиров, Атлас һәм Алмаз Юсуповлар, Салих Габдуллин, Мингалим Мотыйгуллин, Зәйнәп һәм Рәшит Рәхимовлар, Мөсәвәрә Габдуллина, Салисә Мотыйгуллина һәм башка бик күпләр. Авыл мәдәният йортына әлеге кичәгә җыелган акбүрелеләр (кызганычка каршы, алар әлләни күп түгел иде) алда атап үтелгән авылдашларына көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр (хәзер аларның күбесе исән дә түгел инде).
Иҗат отчеты ХХ гасырның 40 нчы елларында иҗат ителгән җырлардан башланып китте, төгәлрәге, сугышта катнашучы мәрхүм Нурулла Хөснуллинның уникаль экспонаты - патефоныннан пластинкадан яңгырады (булдырганнар, саклап кала алганнар бит!).
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов бераз гына авыл турында сөйләп үтте, мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм җыр башкарды.
Отчет программасында җырлар һәм биюләр, музыкаль уеннар да бар иде. Марселия Ильясова, Галия Нуриева, Гөлсирә Хөснуллина, Илһамия Фәтхетдиновалар башкаруындагы җырлар барысының да күңеленә хуш килде, хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Тагын бер үзенчәлекле мизгелне әйтеп үтү кирәктер, Галия Миншина талантлы шәхес, мәрхүм Шакир Хәйретдинов турында сөйләде. Ул җырлар да язган (әйтергә кирәк, бу вакытта МЙ директоры Гомәр Насыйров аларны баянда башкарды), ә иң мөһиме аның тырышлыгы белән үткән гасырның 60-80 елларында авылда күренекле җырчылар һәм композиторлар булып киткән (Әлфия Афзалова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Җәүдәт Фәйзи һ.б.). Экранда бу вакытта Ш. Хәйретдинов архивыннан алынган ул елларда төшерелгән фоторәсемнәрне дә күрсәттеләр.
Җирле артистлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы хор белән башкарылган җырдан соң озак вакытлар китапханәче булып эшләгән Салисә Мотыйгуллина концертны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде (ул да үзенең шигырен сөйләде).
Р.S. Район торак пунктларындагы үзешчән сәнгать коллективларының иҗат отчетлары төгәлләнде. Йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм гала-концерт 9 апрельдә РМЙ-дә булачак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев