Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Сигезенче сыйныф укучысы Николай Иванов агач кашыкларда уйнау буенча мастер-класс күрсәткән

Ленино мәдәният йортында «Халык уен коралларында уйнау сәнгате» дип исемләнгән мастер-классы узган

25 сентябрьдә «Пушкин картасы» программасы кысаларында Ленино АМЙның сәнгать җитәкчесе Елена Кондеева «Халык уен коралларында уйнау сәнгате» дигән мастер-классын үткәргән.

Чара кунаклары — мәктәп укучылары барабан, шакылдавык (трещотка), агач кашык кебек кагып уйнала торган халык уен коралларының барлыкка килү тарихы белән танышканнар. Балалайкада уйнау нечкәлекләре турында белгәннәр. Чарада катнашучыларга шулай ук гармун, ә аннан соң аккордеон һәм баянның да ничек барлыкка килүе турында сөйләгәннәр.

«Задоринка» клуб оешмасында шөгыльләнүче Николай Иванов (Ленино урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы) мавыктыргыч һәм кызыклы мастер-класс күрсәткән. Ул агач кашыкларда уйнаган, шуннан соң кайбер малайлар һәм кызлар да бик кызыксынып, агач кашыкларда уйнап караганнар. 

Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык уен коралларында уйнау балаларда зур кызыксыну уяткан һәм алар бу эштә үз көчләрен сынап карап, үзләренең иҗади сәләтләрен тикшергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев