Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сөлчәбашлыларга зур бәйрәм ясадылар

Якшәмбе көнне 23 йортлы Сөлчәбаш поселогы халкы өчен чын бәйрәм оештырылды: ике сәгатьлек концерт бирелде, бүләкләр тапшырылды, тәм-томнар белән чәй табыннары көйләнде. Бәйрәмне җирле фермер Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева белән Акбүре АҖ оештырды. Бу көнне биредә Әниләр көнен һәм Инвалидлар ункөнлеген шулай зурлап билгеләп үттеләр. Акбүре мәдәният йорты һәм Түбән Кама районы...

Якшәмбе көнне 23 йортлы Сөлчәбаш поселогы халкы өчен чын бәйрәм оештырылды: ике сәгатьлек концерт бирелде, бүләкләр тапшырылды, тәм-томнар белән чәй табыннары көйләнде. Бәйрәмне җирле фермер Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева белән Акбүре АҖ оештырды.

Бу көнне биредә Әниләр көнен һәм Инвалидлар ункөнлеген шулай зурлап билгеләп үттеләр. Акбүре мәдәният йорты һәм Түбән Кама районы артистлары халыкны матур концертлары белән сөендерделәр.
Бәйрәм чарасын алып баручы Акбүре АМЙ директоры Гомәр Насыйров һәм сәнгать җитәкчесе Галия Миншина бик шәп сценарий хәзерләгәннәр, әниләр адресына бик җылы сүзләр әйтелде, аларга багышланган матур җырлар яңгырады.
АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакторы Азат Мусин һәм КФХ башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева үткән бәйрәм белән һәммәсен ихлас котладылар. АҖ башлыгы инвалидларга бәйрәм пакетлары да өләште. Гөлчәчәк Госман кызы исә барлык әниләрне исемнәре белән атап, намуслы хезмәтләре, әйбәт балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр таратты. Бу хөрмәткә Кәүсәрия Саттарова, Хәлилә Шәйхетдинова, Дания Ногманова, Рәмзия Мохтарова, Наҗия Хәмидуллина, Илһамия Фәтхетдинова, Венера Юнысова, Әлфия Зартдинова һ.б. лаек булды.
Сөлчәбашлыларга концерт та бик ошады. Тамашачылар ерактан килгән артистлар: Фәүзия Камалова, Раиф Миннеҗанов, Фәнил Сафинны, акбүрелеләр Галия Нуриева, Рифкат һәм Мөнәвәрә Нуриевларны, баянчы Гомәр Насыйров белән Галимҗан Юсуповны алкышларга күмеп, сәхнәдән чыгармый тордылар. Концерттан соң барлык әниләрне бәйрәм табынына чакырдылар.
Азат МУСИН Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева Кәүсәрия Саттарова һәм Илһамия
Фәтхетдинованы котлый. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев