Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Спорт бәйрәме

Ба­ла­лар­ны сә­ла­мәт, көч­ле, акыл­лы итеп үс­те­рү - һәр мәк­тәп­кә­чә уч­реж­де­ни­е­нең бу­ры­чы. Чын­лап та ба­ла­лар бак­ча­сын­да кү­ңел­ле шө­гыль­ләр, ма­вы­гу­лар, шау-шу­лы бәй­рәм­нәр, ярыш­лар, кы­зык­лы уен­нар һәм атт­рак­ци­он­нар­дан баш­ка ба­ла­ның тор­мы­шын күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Бе­рәү­ләр би­ре­дә зи­һе­нен үт­кен­лә­сә, икен­че­ләр тап­кыр­лык­ка өй­рә­нә, өчен­че­ләр иҗа­ди хы­я­лын үс­те­рә. "Чиш­мә" ба­ла­лар бак­ча­сын­да "Сә­ла­мәт­ле­гең­не кеч­ке­нә­дән сак­ла"...

Ба­ла­лар­ны сә­ла­мәт, көч­ле, акыл­лы итеп үс­те­рү - һәр мәк­тәп­кә­чә уч­реж­де­ни­е­нең бу­ры­чы. Чын­лап та ба­ла­лар бак­ча­сын­да кү­ңел­ле шө­гыль­ләр, ма­вы­гу­лар, шау-шу­лы бәй­рәм­нәр, ярыш­лар, кы­зык­лы уен­нар һәм атт­рак­ци­он­нар­дан баш­ка ба­ла­ның тор­мы­шын күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Бе­рәү­ләр би­ре­дә зи­һе­нен үт­кен­лә­сә, икен­че­ләр тап­кыр­лык­ка өй­рә­нә, өчен­че­ләр иҗа­ди хы­я­лын үс­те­рә.

"Чиш­мә" ба­ла­лар бак­ча­сын­да "Сә­ла­мәт­ле­гең­не кеч­ке­нә­дән сак­ла" ди­гән де­виз ас­тын­да "Ә­ти, әни, мин - спорт га­и­лә­се" ди­гән бәй­рәм үт­кә­рел­де. Бу де­виз ба­ла­ның сә­ла­мәт­ле­ген ту­гач ук кай­гыр­ту, ны­гы­ту за­рур­лы­гын ас­сы­зык­лый.

Тәр­би­я­че­ләр На­талья Ко­но­ва­ло­ва, Фир­дәү­сә Ку­би­е­ва, Тать­я­на Хәй­рет­ди­но­ва шу­шы гый­ба­рә­не ачык­лар­га ты­рыш­ты­лар. Оч­ра­шу спорт һәм та­нып бе­лү ярыш­ла­ры фор­ма­сын­да үт­те. Бу ярыш­лар­да 3 га­и­лә: Кар­пов­лар, Ра­ма­за­нов­лар һәм Шәй­хет­ди­нов­лар кат­наш­ты. Бар­лык ярыш­лар­да­гы ке­бек үк, би­ре­дә дә ком­пе­тент­лы жю­ри эш­лә­де, кон­курс­лар­га ла­ек­лы бәя би­рел­де. Эс­та­фе­та­лар төр­ле спорт уен­на­рын­нан тор­ды. "Шар­ны өреп ка­барт", "Кап­чык ки­еп йө­ге­рү" ке­бек уен­нар, "Кем үз ба­ла­сы­на тиз­рәк йо­гурт аша­та", "С­порт те­ма­сы­на та­быш­мак" кон­курс­ла­ры оеш­ты­рыл­ды.

Әти­ләр, әни­ләр һәм алар­ның ба­ла­ла­ры би­рем­нәр­не тиз баш­кар­ды­лар. Әти-әни­ләр һәм ча­кы­рыл­ган ку­нак­лар "Кеч­ке­нә үр­дәк бәб­кә­лә­ре" бию­ен баш­ка­ру­да (раз­мин­ка) үз ос­та­лык­ла­рын күр­сәт­те­ләр. Әти ке­ше­ләр ба­ла­ла­рын ки­ен­де­рү­дә ярыш­ты­лар. Өй­гә би­рем -"­Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше" те­ма­сы­на рек­ла­ма хә­зер­ләү иде. Өч ко­ман­да да ты­рыш­кан, жю­ри әй­бәт бә­я­лә­де. Кон­курс аза­гын­да кат­на­шу­чы­лар бар да приз­лар ал­ды. Өч га­и­лә дә эру­ди­ци­я­ле, спорт яра­ту­чы му­зы­каль га­и­лә дип та­ныл­ды. Уен нә­ти­җә­лә­рен­нән бар да ка­нә­гать кал­ды.

Үз исе­мемнән спорт кон­кур­сын­да кат­наш­кан өч га­и­лә­гә: Оль­га һәм Алек­сандр Кар­пов­лар­га, Али­нә һәм Ра­дик Ра­ма­за­нов­лар­га, Ил­наз һәм Ләй­сән Шәй­хет­ди­нов­лар­га рәх­мәт бел­де­рә­сем ки­лә. Сез­гә озын го­мер, олы бә­хет, сә­ла­мәт­лек һәм һәр эше­гез­дә уңыш­лар те­лим.

На­талья

КО­НО­ВА­ЛО­ВА,

"Чиш­мә" ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск детский сад