Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Спорт бәйрәме оештырдылар

    Яшь­ләр бү­ле­ге (ан­да "О­лимп" спорт комп­лек­сы, БЯСМ, "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы һәм "Җем­чу­жи­на" бас­сей­ны ке­рә) спорт бәй­рә­ме оеш­тыр­ды­. Ә та­ма­ша фильм күр­сә­тү­дән баш­лан­ды: баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк­ның һәм яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва­ның те­ле­фон­нан сөй­лә­шү­лә­ре "ас­тыр­тын (яше­ре­неп) тың­лап то­ры­ла" һәм "яз­ды­рып алы­на", ә ан­нан...

    Яшь­ләр бү­ле­ге (ан­да "О­лимп" спорт комп­лек­сы, БЯСМ, "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы һәм "Җем­чу­жи­на" бас­сей­ны ке­рә) спорт бәй­рә­ме оеш­тыр­ды­.

    Ә та­ма­ша фильм күр­сә­тү­дән баш­лан­ды: баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк­ның һәм яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва­ның те­ле­фон­нан сөй­лә­шү­лә­ре "ас­тыр­тын (яше­ре­неп) тың­лап то­ры­ла" һәм "яз­ды­рып алы­на", ә ан­нан соң Ин­тер­нет­ка ур­наш­ты­ры­ла. "В­се хо­ро­шо прек­рас­ная мар­ки­за" му­зы­ка­сы ас­тын­да алар без­нең ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә Уни­вер­си­а­да утын кар­шы­лау ча­ра­сы үт­кә­рү ту­рын­да ки­ле­шә­ләр. Клип­тан кү­рен­гән­чә, мо­ңа хә­зер­лек тә баш­лан­ды. Әле­ге бәй­рәм­гә яшь­ләр кол­лек­тив­ла­ры­ның бө­тен кө­че ку­ел­ган һәм, әй­тер­гә ки­рәк, алар­ның кө­че үл­чәм­гә са­лын­ма­ган.

    Уни­вер­си­а­да­да кат­на­шу өчен кас­тинг бик кис­кен бул­ды: "иң уңыш­сыз" пре­тен­дент­лар­ны "Җит­ди сай­лап алу" дип атал­ган сәх­нә­ләш­те­рел­гән кү­ре­неш­тә күр­гән та­ма­ша­чы көл­ке­гә кал­дыр­ды. Ме­нә "тен­нис­чы ха­тын-кыз" пәй­да бул­ды, ә ул Мария Шарапо­ва ке­бек "уф­та­на" бел­мә­де. "Бокс­чы­ны" да отс­тав­ка­га озат­ты­лар. "Ку­ян­нар" ко­ман­да­сы бе­лән "Ма­зай ба­бай­ны" иш­кәк ишү бу­ен­ча ярыш­лар­га керт­мә­де­ләр. "Гим­наст­чы­лар"­ның бил­лә­ре җил­кә­лә­рен­нән киң­рәк бу­лып чык­ты, җәй­ге ярыш­лар­да исә "чаң­гы­чы ха­тын-кыз" ту­рын­да сөй­ләп тә то­ра­сы юк. "Синх­рон би­ю­дә­ге кыз­лар" да жю­ри әгъ­за­ла­ры­на оша­ма­ды. Әм­ма әле­ге чы­гыш­лар та­ма­ша­чы­лар­га бик оша­ды һәм ба­ры­сы да рә­хәт­лә­неп көл­де­ләр. Ме­нә сәх­нә­дә яшь спорт­чы­лар­ның яңа бу­ы­ны пәй­да бул­ды һәм бик ритм­лы, кү­ңел­ле итеп чы­гыш яса­ды­лар. Әле­ге ко­ман­да­ның ка­пи­та­ны Оль­га Бы­ко­ва иде. Сер­гей Са­фо­нов, Сер­гей Фи­но­ген­тов һәм Де­нис За­ки­ров "Мы ве­рим твер­до в ге­ро­ев спор­та" җы­ры бе­лән чы­гыш яса­ды­лар.

    Прог­рам­ма­да көл­ке­ле так­мак­лар, кү­ңел­ле җыр­лар, ши­гырь­ләр, би­ю­ләр дә бар иде, "а­җа­ган­лы­лар" һәм "БЯСМ-дә шө­гыль­лә­нү­че­ләр"­нең спорт өл­кә­сен­дә иреш­кән уңыш­ла­ры да күр­сә­тел­де. Яшь­лек үзе­не­кен итә шул - Ка­ми­лә һәм Сә­рия Га­бет­ди­но­ва­лар­ның чы­гы­шы куль­ми­на­ци­он мо­мент бул­ды ди­яр­лек.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Ав­тор фо­то­сы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: