Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сугыш чоры ятим балалары белән очрашу

Кайгы һәм хәтер көне алдыннан, 2019 елның 21 июнендә Халык иҗаты һәм көнкүреше музеена ятим балалар, ягъни Бөек Ватан сугышында һәлак булган зиреклеләрнең балалары чакырылган иде. Зирекледә андыйлардан бүгенгесе көндә 23 кеше исән-сау.


Сугыш. Ул якшәмбе көнне иртәнге 4тә башланды, илгә, һәр гаиләгә моңарчы күрелмәгән, ишетелмәгән кайгылар һәм югалтулар китерде. Очрашуны башлап җибәреп, музей директоры Лидия Лотфуллина тагын бер кат сугышка 1892-1927 елларда туган 464 зирекленең (хезмәт армиясендәгеләрне  да кертеп) чакырылганын искә төшерде, шуларның 198се Ватан, үз гаиләләре, туган җире өчен сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калуын әйтеп үтте.
Тормыш дәвам итә. Мәсәлән, Зирекледә 1941 елда 49 бала туган, 2019 елның 22 июненә шуларның 31е үлгән. 1942 елда - 44 кеше (30сы үлгән), 1943 елда – 22 кеше (10сы үлгән), 1944 елда – 18 кеше (7се үлгән), 1945 елда 22 кеше туган (9ы үлгән). Шул рәвешле, сугыш елларында гына да 155 бала туган, шулардан 78 елдан соң (ягъни 20.06.2019 елга) 68 кеше генә исән калган, 87 се мәңгелеккә күчкән.
Бүген сугыш чоры балаларына, ятим балаларга да инде 80 яшь. Әлегәчә алар рәсми рәвештә «сугыш балалары» дип танылмаган, ташламалардан файдаланмыйлар, сугыш ветераннары кебек икеләтә пенсия алмыйлар, аларга автомашиналар бирелмәгән, өйләр дә төземәделәр. Дәүләт Думасы депутатлары“сугыш балалары” категориясенә кемнәр кергәнен һаман берничек тә билгели алмый. Күрәсең, 2020 елда 18 нче тапкыр ил халкы алдында сорауларга җавап белән чыгыш ясаячак ил Президентына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Очрашуга сугышта һәлак булган зиреклеләрнең 8 баласы килә алды, калганнары исә  сәламәтлекләре аркасында килмәде, чөнки аларның иң өлкәненә 89 яшь. Музейда барлыгы 22 кеше кунак булды. Габбасова Сәкинә апа (1936 елгы), Газыймова Резидә, Шакирова Рәйсә апа (1936 елгы), Әхмәтшәрипова Мәрьям апалар (1932 елгы) яшьле күзләре белән балачакларын,  яшүсмер чакта эшләгәннәрен  искә алдылар, бүгенге тормышка, өстәлләрдә икмәк, ризык булуына сөенделәр. Аллага шөкер, пенсия алабыз, балалар безнең турыда кайгырталар. Тик менә сәламәтлек аркасында еш кына проблемалар килеп чыга, - дип фикер алыштылар очрашуда.
Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов сугыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, 24, 25, 26 июньнәрдә мобилизацияләнгән авылдашлар, сугыш чоры балалары турында сөйләде. Әтисе сугышка киткәндә ул  әнисенең карынында кала. Әлбәттә, очрашуда, аеруча Кайгы һәм хәтер көне алдыннан, Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укылды. Догалар сугышта һәм сугыштан соң вафат булган ата-аналарга һәм кардәшләргә багышланды. Бу миссияне чын күңелдән сугышта катнашучының кызы Кәүсәрия Зәйнуллина башкарды. Мәңгелек тынгы сезгә, рухыгыз шат булсын, безнең кадерлеләребез. Бездә бары тик бер генә теләк: җир йөзендә тынычлык булсын, бүтән куркыныч сугышлар кабатланмасын иде, бигрәк тә бүгенге корал белән. Дәүләт җитәкчеләренең аны булдырмас өчен акылы җитәрлек булыр дип өметләнеп каласы килә.

Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
Зирекле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев