Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Талантлар мәктәбе

    Ме­га­по­лис­лар­да кеч­ке­нә авыл­лар­да­гы­га ка­ра­ган­да та­лант­лар си­рәг­рәк туа. Сә­ләт­сез ба­ла­лар бул­мый, алар­ны кү­реп алып, өй­рә­тер­гә, үс­те­рер­гә ге­нә ки­рәк, ме­нә шул чак­та зур та­лант ия­се үсеп чы­га­чак. Яңа Чиш­мә­дә 1985 ел­да үз сә­ләт­лә­рен үс­те­рер­гә те­ләү­че ба­ла­лар өчен бе­рен­че тап­кыр му­зы­каль класс-фор­те­пи­а­но клас­сы ачы­ла, аны Ве­не­ра Ма­лан­че­ва алып ба­ра. Ва­кыт үтү бе­лән укыр­га...

    Ме­га­по­лис­лар­да кеч­ке­нә авыл­лар­да­гы­га ка­ра­ган­да та­лант­лар си­рәг­рәк туа. Сә­ләт­сез ба­ла­лар бул­мый, алар­ны кү­реп алып, өй­рә­тер­гә, үс­те­рер­гә ге­нә ки­рәк, ме­нә шул чак­та зур та­лант ия­се үсеп чы­га­чак.

    Яңа Чиш­мә­дә 1985 ел­да үз сә­ләт­лә­рен үс­те­рер­гә те­ләү­че ба­ла­лар өчен бе­рен­че тап­кыр му­зы­каль класс-фор­те­пи­а­но клас­сы ачы­ла, аны Ве­не­ра Ма­лан­че­ва алып ба­ра. Ва­кыт үтү бе­лән укыр­га те­ләү­че­ләр са­ны ар­та ба­ра, яңа - ба­ян, ги­та­ра, хо­ре­ог­ра­фия класс­лар­ы булдырыла, шу­лай итеп, му­зы­ка мәк­тә­бе ое­ша, ан­да уку­чы­лар төр­ле рес­пуб­ли­ка смотр-кон­курс­ла­рын­да кат­на­ша. 2002 ел­да "Шеш­мин­ка" хо­ре­ог­ра­фия ан­самб­ле "Хо­ре­ог­ра­фи­я" но­ми­на­ци­я­сен­дә "Йол­дыз­лык-Соз­вез­дие-2002" рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­ле­нең фи­нал ту­рын­да 3 дә­рә­җә Дип­лом бе­лән бү­ләк­лә­нә. 2003 ел­да хо­ре­ог­ра­фия кол­лек­ти­вы "Ба­ла­чак ритм­на­ры" дип атал­ган II рес­пуб­ли­ка смотр-кон­кур­сын­да кат­на­шып I дә­рә­җә Дип­ло­мант бу­ла.

    -Фес­ти­валь­ләр­дә бе­рен­че һәм ан­нан соң­гы җи­ңү­ләр - укы­ту­чы­лар, уку­чы­лар һәм, әл­бәт­тә ин­де, алар­ның әти-әни­лә­ре алып бар­ган зур эш нә­ти­җә­се, - ди­де БСМ ди­рек­то­ры Свет­ла­на Га­ев­на Пь­ян­зи­на. - Дә­рес­ләр­дә ты­ры­шып, тырышып, ба­сы­лып эш­ләү, өй­дә сә­гать­ләр буе хә­зер­лә­нү - бо­лар бар да уңай нә­ти­җә би­рә, әй­тер­гә ки­рәк, чөн­ки ата-ана­лар үз ба­ла­ла­ры­ның ма­вы­гу­ла­рын хуп­лый­лар һәм аны та­гы да үс­те­рү­дә яр­дәм итә­ләр". 2003 ел­да мәк­тәп Ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе ста­ту­сын ала. Шу­шы ел­лар эчен­дә фес­ти­валь­ләр­дә һәм кон­курс­лар­да (зо­на­ны­кын­нан алып рес­пуб­ли­ка­ны­кы­на, хәт­та бө­тен­рә­сәй кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән­нәр­дә дә) БСМ-дә уку­чы­лар һәм укы­ту­чы­лар приз­лы урын­нар­ны бер ге­нә мәр­тә­бә яу­ла­ма­ды­лар, алар исә­бен­дә 60тан ар­тык 1, 2 һәм 3 дә­рә­җә­ле дип­лом­нар бар.

    Бы­ел­гы­сы ел башы да кү­ңел­ле һәм дул­кын­лан­дыр­гыч миз­гел­ләр­гә бай бул­ган: 27-28 гыйн­вар­да ар­хи­тек­ту­ра-ди­зай­нер иҗа­ты­ның IV Рес­пуб­ли­ка-олим­пи­а­да­сын­да ИЗО клас­сын­да уку­чы Ве­ро­ни­ка Ва­силь­е­ва 4 урын­ны яу­ла­ды (укы­ту­чысы Дил­наз Нур­ха­мә­то­ва); 7 фев­раль­дә яшь му­зы­кант­лар­ның ре­ги­о­наль кон­кур­сын­да ги­та­ра клас­сын­да уку­чы Дарья Пав­лу­хи­на (укы­ту­чы­сы Г.Г. Нау­мо­ва) 2 нче урын­ны яу­ла­ган; 9-12 фев­раль­дә Са­ма­ра­да үт­кән "Вол­га в серд­це впа­да­ет мо­е" Ха­лы­ка­ра кон­курс-фес­ти­ва­лен­дә ул III дә­рә­җә лау­ре­ат исе­ме­нә ла­ек бул­ган.

    Бү­ген­ге­се көн­дә шу­шы мәк­тәп­тә 14 укы­ту­чы 183 уку­чы­га фор­те­пи­а­но, ба­ян, ги­та­ра, тын­лы уен ко­рал­ла­ры, җыр, хо­ре­ог­ра­фия, сын­лы сән­гать бу­ен­ча бе­лем би­рә­ләр. Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә ба­ян һәм тын­лы уен ко­рал­ла­ры, Зи­рек­ле­дә тын­лы уен ко­рал­ла­ры класс­ла­ры (фи­ли­ал) ачыл­ган.

    Мәк­тәп җи­тәк­че­ле­ге­нең һәм укы­ту­чыл­ары­ның ки­лә­чәк­кә план­на­ры зур­дан, алар кат­лау­лы му­зы­ка фә­не бул­ган соль­фед­жио, му­зы­каль әдә­би­ят, сән­гать та­ри­хы укы­ту­да ин­но­ва­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр кер­тер­гә; та­тар му­зы­ка­сын өй­рә­нү өчен мах­сус төр­кем ачар­га, 5-6 яшь­лек ба­ла­лар өчен яшь­тән зә­вык тәр­би­я­ләү төр­ке­ме ачар­га ом­ты­ла­лар. Ра­йон баш­лы­гы һәм мә­дә­ни­ят бү­ле­ге та­ра­фын­нан БСМ-нә зур яр­дәм күр­сә­те­лү­гә ка­ра­мас­тан, мәк­тәп­тә әле­гә хәл ител­мә­гән проб­ле­ма­лар бар: ти­по­вой ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе бул­мау сә­бәп­ле, мәк­тәп өч би­на­га ур­наш­кан, бу исә укы­ту-тәр­бия про­цес­сы­ның сый­фа­ты­на йо­гын­ты ясый.

    Шу­лай ук фи­нанс­лау да җи­тен­ке­рә­ми, уен ко­рал­ла­ры, сәх­нә кос­тюм­на­ры алыр­га, Ле­нин ура­мы 40-йорт­та ур­наш­кан би­на­га ре­монт ясар­га, су кер­тер­гә ак­ча­ла­ры юк.

    Лариса Федорова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: