Тамашачы өметен акладылар
Район мәгариф бүлеге, БИҮ һәм район үзәгендәге балалар бакчалары коллективларының иҗат отчетларында тамашачыларның күпчелеге күңелле чыгышлар гына түгел, ә гадәти булмаган күренеш күрергә дә теләде. Аларның теләкләре тормышка ашты: 3 апрельдә РМЙ сәхнәсендә, "Радуга" халыкара иҗат фестивален хәтерләткән (популяр саналган телетапшыру), бик тә күңелле тамаша башланып китте. Әлеге чыгышларда бер...
Район мәгариф бүлеге, БИҮ һәм район үзәгендәге балалар бакчалары коллективларының иҗат отчетларында тамашачыларның күпчелеге күңелле чыгышлар гына түгел, ә гадәти булмаган күренеш күрергә дә теләде. Аларның теләкләре тормышка ашты: 3 апрельдә РМЙ сәхнәсендә, "Радуга" халыкара иҗат фестивален хәтерләткән (популяр саналган телетапшыру), бик тә күңелле тамаша башланып китте. Әлеге чыгышларда бер генә очраклы номер да юк иде.
Репортер (Илсөяр Колесникова) Казандагы Универсиаданы ябу церемониясеннән турыдан-туры трансляцияне алып барды, анда катнашучылардан интервью алды. Итальян спринтерына бирелгән "Ничек универсиадага килеп эләктең?" дигән сорауга җавап бирү йөзеннән "Итальян шәраб ясаучысы тормышыннан бер көн" дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде (виноградны таптый-таптый ул үзенең аякларын яздыра), бу чыгышта Татьяна Антонова, Резедә Фәйзуллина, Полина Ведякина, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр (барысы да итальян телендә сөйләделәр) һәм тәрҗемәче Любовь Васильевалар катнашты. Тамашачыларның берсе хәтта итальян телен өйрәнә башларга кирәк икән дигән теләк тә белдерде.
80 нче елларда популяр булган Демис Русосның "Сувениры" җырын инлиз телендә Александр Еронтьев, Илһамия Хөснуллина, Камил Салихов, Мария Уламасова, Владимир Мятлев, Наталья Ведякиналар башкарды, кулларына янып торган шәмнәр тоткан җанатарлар аларга көч биреп тордылар. "Япон ресторанында" дип аталган сәхнәләштерелгән күренештә Раиса Бутина кыерсытылган самурайның борынгы традицияләре турында сөйләде. "Париж университеты студентлары" Мария Шешолина, Гөлсинә Ситдыйкова, Лилия Мохтарова, Илһамия Хөснуллиналар тарафыннан башкарылган стильле бию беркемне дә битараф калдырмады. Наталья Савельева, Наталья Коновалова, Галия Хассарова, Ольга Филипповскаялар башкарган такмаклар спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәдхия җырлауга багышланган иде. "Диего Марадонна исемендәге университет футболчылары" Ленар Хәлиуллин белән Фәнис Хассаров "мексика биючесе" Наилә Хәлиуллина белән таныштырдылар. Аның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүләр турындагы иронияле реклама да тамашачы күңеленә хуш килде, чөнки алар әлеге чыгыш яңачишмәлеләр яратып өлгергән ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү үзәкләре турында икәнлеген бик тиз аңлап алдылар.
"Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы чын сәхнә бизәге булды. Алан Фәсхетдиновның ораторлык һәм сәхнәдә чыгыш ясау осталыгы, Карина Мазманянның җырга осталыгы, Исламия Рамазанованың артистларча, Универсиада Барсы символын чагылдыруы, нәни гимнастлар һәм биючеләр - Марина Мазманян, Чулпан Хәйруллина, Ангелина Ведякина, Гүзәл Нуртдиновалар чыгышы тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.
Концерт бөтен кешедә кызыксыну тудырды. Тамашачы даими рәвештә таныш булмаган чыгышлар көтте. Оператор Камил Салиховның ташлап калдырылган хатын-кыз нәрсә эшләргә сәләтле икәнлеген чагылдырган видеоклипы көтелмәгән нәтиҗә бирде. Наталья Савельева, Вера Логинова, Ирина Шолгина башкаруында "Я могла бы стать твоей" җырына кушылып үзешчән артистлар пенсионер Александра Шерстобитова, Андрей Абрамов, Флюра Мингазова, Людмила Ивановаларның үз рольләрен оста итеп башкарулары тамашачыларга 80 нче еллардагы авылыбыз тормышына тагын бер кат "сәфәр" кылырга, күңелсез чакларында юаныч итеп спортны сайлаган төп героиня өчен кайгырырга һәм чын күңелдән сөенергә мөмкинлек бирде.
Наилә һәм Ленар Хәлиуллиннар, Галия һәм Фәнис Хассаровлар башкарган заманча татар җырлары, шулай ук тамашачы күңеленә ошаган Гөлназ Гыйльманова чыгышы һәр тыңлаучының йөрәгенә үтеп керде. Гүзәл Галимова, Әлфинур Сөләйманова, Илһамия Хөснуллина, Лилия Мохтарова, Гөлсинә Ситдыйкова һәм, әлбәттә инде, Мария Шешолиналар башкарган "Туган як" татар биюе татар кызларының сөйкемлелеген, матур хәрәкәтләрен чагылдырды.
Бердәм сюжет линияләрен, яңа сәнгать алымнарын файдаланып, Универсиада турындагы төп темадан акрынлап кына тагы да мөһимрәгенә - район юбилеена күчү, сәхнәдә "чит ил кунаклары" пәйда булу күренешләре, костюмнар һәм җиһазлар күплеге (төрлелеге) тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Тамашачылар залында әлеге концертның гади концерт өчен генә әзерләнмәгәнлеге сизелде. Коллективлар чыгышы җылы, якташларга карата изге хисләр белән сугарылган иде. "Я, ты, он, она" финал җырында артистларның тамашачылар белән аралашуы (диалог) заманча ритмда чын мәгънәсендә финал ачышы булды. Сәхнәгә чиратлашып чыккан төрле һөнәр ияләре һәм районыбыз катлауы - йөзүче «Юрий Новошешминцев», "балыкчы", "сыер савучы", "нефтьче", "икмәк пешерүче", "яшь дзюдочы", "әби-пенсионер" - болар бар да тамашачылар белән бергә үз районыбызны, аның хезмәтчәннәрен, спортны һәм Ватаныбызны хөрмәтләделәр.
Тамашачы игътибарын даими рәвештә игътибар үзәгендә тотып, шундый матур тарих уйлап табулары, әлбәттә, сер булып кала. Жиде оешмадан 42 кешене ничек берләштерә алганнар соң? Компетентлы сәнгать җитәкчесеннән башка аерым номерларны әзерләүгә, биюләр өйрәнүгә (куярга), сәхнәдә үзләрен тоту осталыгына төшенүгә ничек ирешкәннәр соң диясе килә. Хәер, бу "кухня" кемгә генә кызык соң? Иң мөһиме, артистлар сәхнәне бушаткач та, көй яңгыраудан туктагач та тамашачы РМЙ залыннан чыгып китәргә ашыкмады, һәр җирдә: "Эх, тагын бер сәгать карыйсы!" дигән сүзләр ишетелде.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев