Тамашачыларны сөендерделәр

Акбүре авылыннан үзешчән сәнгать коллективы авыл җирлекләре арасында соңгысы булып үзләренең яңа Мәдәният йортында чыгыш ясады. Концерт бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Мәдәният йорты фойесында тамашачылар концертка чаклы укучыларның Казан шәһәрендә узачак Универсиадага багышлап ясаган рәсемнәреннән оештырылган стенд карый алдылар. Жюри әгъзалары өчен иҗат отчетының альбом - презентациясен хәзерләгәннәр. Авыл...
Акбүре авылыннан үзешчән сәнгать коллективы авыл җирлекләре арасында соңгысы булып үзләренең яңа Мәдәният йортында чыгыш ясады. Концерт бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
Мәдәният йорты фойесында тамашачылар концертка чаклы укучыларның Казан шәһәрендә узачак Универсиадага багышлап ясаган рәсемнәреннән оештырылган стенд карый алдылар. Жюри әгъзалары өчен иҗат отчетының альбом - презентациясен хәзерләгәннәр.
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов авылдашларын бәйрәм (концерт авыл кешесе өчен гел бәйрәм) белән котлады, коллективка уңышлы чыгыш ясауларын теләде һәм туган авылы турында үзе язган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләде.
Чараны алып баручылар - АМЙ директоры Гомәр Насыйров белән сәнгать җитәкчесе Галия Миншина әйбәт хәзерләнгән сценарий буенча слайдлар ярдәмендә быел 30 еллыгын билгеләп үтүче район, хезмәт сөйгән авылдашлары турында сөйләделәр.
Тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы бик ошады. Сәхнә ветераннары Мөнәвәрә һәм Рифкат Нуриевлар, Кадрия Насыйрова, бертуган Алсу һәм Ландыш Шәйдуллиналар дуэты, Сөлчәбаш клубы директоры Илһамия Фәтхетдинова чыгышлары белән матур булды. Җырчылар атаклы баянчы Галимҗан Юсупов һәм Гомәр Насыйров уйнаган көйгә кушылып җырладылар. Үзбәк биюен башкарган Гөлинә Насыйрова әйбәт пластика күрсәтте.
"Сабантуйга әзерләнәбез" дип аталган театральләштерелгән фольклор композициясе бик шәп чыкты, анда милли бәйрәмебезнең күп кенә йолалары күрсәтелде.
Ә менә "Дуслык" фольклор ансамбеле милли (урыс, чуаш, татар, керәшен) киемнәрдән дуслык-бердәмлек турында рус, чуаш һәм татар телләрендә (чуаш телен дә өйрәнеп) җыр башкарды, бу бик шәп килеп чыкты (жюри вакытны суздылар, дисә дә).
Азактан, күркәм традиция буенча, хор туган авылыбыз Акбүре турында җыр башкарды.
Жюри коллективның чыгышын уңай бәяләде, кайбер чыгышлар район үзәгендә үтәчәк гала-концертка сайлап алыначак.
Азат Мусин
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.5000
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.3900
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4500
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.5900
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5300
-
22 июнь 2022 - 13:11Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.8100
-
22 июнь 2022 - 12:05Районның мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте 21 көн - 1 июньнән 21енә кадәр район мәктәпләрендә 12 мәктәп яны лагере һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры эшләде.6500
-
21 июнь 2022 - 10:44Яңа Чишмә районында язгы чакырылыш ахырына якынлаша Яңа Чишмә районыннан быел яз һәм җәй айларында 18 егет хезмәт итәргә китәчәк, шул рәвешле чакырылыш буенча план - задание үтәләчәк.11500
-
21 июнь 2022 - 10:41Яңа Чишмә районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре начар түгел Мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. 21 июньгә 11 сыйныфны тәмамлаучыларның дүрт фән буенча нәтиҗәләр билгеле.11400
-
20 июнь 2022 - 12:49Яңа Чишмәдә дәүләт автоинспекторлары ЮХКен бозган 4 автобусны ачыклаганнар «Автобус» профилактик операциясенә йомгак ясалган.14100
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.19400
-
16 июнь 2022 - 10:36Грант акчалары мәктәпләрне ремонтлауга һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә сарыф ителәчәк Айгөл Хассарова: «Грант акчаларын театр күренешләре өчен актлар залын бизәүгә һәм музыка аппаратурасы сатып алуга тотачакбыз».15100
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салаларРайонның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.4600
-
22 июнь 2022 - 11:52Хәтер һәм кайгы көнендә Яңа Чишмәдә митинг булып үтте 22 июньдә Яңа Чишмәдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгына багышланган митинг булды.8700
-
22 июнь 2022 - 13:11Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.8100
-
22 июнь 2022 - 12:05Районның мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте 21 көн - 1 июньнән 21енә кадәр район мәктәпләрендә 12 мәктәп яны лагере һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры эшләде.6500
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.5900
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5300
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.5000
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салалар Районның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.4600
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4500
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.3900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика