Татарстан турында 100 иң яхшы тарих
Бөек тарих , мозаика кебек, кешеләр язмышыннан җыела, гаилә тарихы туган як тарихына тоташа, аның белән үрелеп бара, аның аерылгысыз өлешенә әверелә. ТАССР тарихы – меңәрләгән татарстанлы тормышы. Һәр аерым гаиләнең язмышы - тулаем республика тарихының бер өлеше.
Татарстан тарихын узган вакыйгалар буенча гына түгел, ә кешеләрнең хәтер-хатирәләре буенча да өйрәнеп белергә мөмкин. Чөнки бу тарихны һәр кеше үзе ясый.
Үзегезнең хатирәләрегез белән уртаклашыгыз, иң мөһим нәрсәләр турында сөйләгез.
Безнең Һәрберебез үзенең тарихи чорында ничек яшәгән? Нинди гамәлләр кылган? Гамәлдәге стройны ничек бәяләгән? Балаларын ничек тәрбияләгән? Оныкларына нәрсәләрне васыять итеп калдырган? Оныкчыклары бу хакта ничек искә ала?
Республикабыз барлыкка килгән көннән данлы йөз ел турында сөйләүче http://100.tatarstan.ru/ сайты барлык татарстанлыларны да үзеңнең тормышыңнан кайбер кызыклы өлешләр белән контентны тутыруда катнашырга чакыра. Без истәлекләр, фоторәсемнәр, гаилә легендалары формасында гаиләләрегездә саклана торган сезнең әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз турындагы язмаларны көтәбез.
Үзегезнең гаилә тарихларын түбәндәге адреска җибәрегез: “ТАССР га 100 ел“ тамгасы белән a/sumu@mail.ru һәм иң яхшы 100 тарих http://100.tatarstan.ru/ сайтында урын алачак.
Сезнең гаиләгез турында, сезнең гаиләнең республикабыз үсешенә керткән өлеше турында бөтен дөньяга мәгълүм булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев