“Театр һәм балалар”
ТР Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учрежденияләре иҗат коллективларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантларын тормышка ашыру кысаларында, 2 май көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында балалар театр коллективлары арасында беренче районкүләм “Театр һәм балалар ” дип исемләнгән фестиваль – бәйге узды.
Фестивальдә Акъяр, Акбүре,Тубылгы Тау, Шахмай, Чаллы Башы, Яңа Чишмә, Архангел һәм Волчья Бистәләреннән - барлыгы 8 театр коллективы катнашты.
Беренче чиратта, бу фестивальнең иң уңай ягы – районыбызның талантлы балаларын бергә җыю. Пьесалар, әкиятләрне сәхнәләштерү өчен, катнашучылар төрле язучыларның әсәрләрен сайлаганнар. Алар арасында Г.Тукай, И.Зәйниев, М.Супонин, М. Фәйзи һ.б.
Жюри әгъзаларына талантлы балалар арасыннан иң – иңнәр сайлап алу бер дә җиңел булмады, ләкин һәр бәйгенең җиңүчеләре булырга тиеш. Беренче урынга Чаллы Башы, Тубылгы Тау, Акбүре авыллары яшь үзешчәннәре лаек булды. Икенче урынны Архангел Бистәсе һәм Шахмай авыл коллективлары яулады. Өченче урын Волчья Бистәсеннән килеп, бөек татар шагыйре Г.Тукайның “Су анасын” татар телендә оста итеп сәхнәләштергән “Эль Антре” иҗат коллективына бирелде. Барлык призлы урыннар алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучылар дипломант исеменә лаек булдылар.
Оештыручы комитеты исеменнән шушы матур чараны үткәрергә ярдәм иткән өчен ТР Мәдәният министрлыгына, Үзәкләштерелгән клуб системасына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый чаралар районыбызда ешрак үтсен иде. Театр – яктылыкка, нурга илтә! Яшәсен ТЕАТР!
А. Вафина, Тубылыг Тау авыл мәдәният йорты җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев