Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Тәүге бәетләр китабы үз укучыларын тапты

Та­тар те­ле­нең аң­лат­ма­лы сүз­ле­ген­дә чоң­гыл сү­зе ел­га­да­гы яки күл­дә­ге бик ти­рән чо­кыр, бик ти­рән урын дип языл­ган. Ел­га­да гы­на тү­гел, ке­ше тор­мы­шын­да да чы­га ал­мас­лык чо­кыр­лар еш оч­рый. Шу­лар­ның бер­се - якын ке­шең­не югал­ту ачы­сы. Бу чоң­гыл­дан чы­гу, хәс­рә­тең­не ба­су өчен якын ке­ше­лә­рең­нең яр­дә­ме, дус­ла­рың­ның киң җил­кә­се, си­не аң­лау­чы­лар­ның җы­лы...

Та­тар те­ле­нең аң­лат­ма­лы сүз­ле­ген­дә чоң­гыл сү­зе ел­га­да­гы яки күл­дә­ге бик ти­рән чо­кыр, бик ти­рән урын дип языл­ган. Ел­га­да гы­на тү­гел, ке­ше тор­мы­шын­да да чы­га ал­мас­лык чо­кыр­лар еш оч­рый. Шу­лар­ның бер­се - якын ке­шең­не югал­ту ачы­сы. Бу чоң­гыл­дан чы­гу, хәс­рә­тең­не ба­су өчен якын ке­ше­лә­рең­нең яр­дә­ме, дус­ла­рың­ның киң җил­кә­се, си­не аң­лау­чы­лар­ның җы­лы сү­зе ки­рәк. Без­нең ра­йон­да авыр хәс­рәт ки­чер­гән ке­ше­ләр­нең йө­рә­ген аң­лау­чы, төр­ле­чә яр­дәм итәр­гә то­ру­чы бе­рәү бар, ул - Га­зый­мов Мид­хәт Га­риф улы. Шу­лай бул­ма­са, ул югал­ту ачы­сын ки­чер­гән ке­ше­ләр­нең хәл­лә­рен аң­лап, күп ке­ше­ләр әйт­кән­чә, "йө­рә­ге аша уз­ды­рып" шул­ка­дәр бә­ет яза ал­мас, ра­йон һәм күр­ше ра­йон­нар­дан да җы­ел­ган бә­ет­ләр­не туп­лап дүрт җы­ен­тык чы­га­ра ал­мас иде.

Мид­хәт абый өч җы­ен­ты­гын "Хә­тер там­чы­ла­ры" ди­гән исем ас­тын­да чы­гар­ган бул­са, дүр­тен­че­сен "Тор­мыш чоң­гыл­ла­ры" дип ата­ган. Бу ки­тап­ка аның үзе яз­ган 74 бә­е­те кер­тел­гән. 21 нче де­кабрь көн­не Зи­рек­ле му­зе­ен­да бу ки­тап­ны тәкъ­дир итү ки­чә­се бул­ды. Му­зей­га ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә эш­ләп ки­лү­че му­зей җи­тәк­че­лә­ре, ра­йон мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се, Чис­тай ра­йон га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­сен­нән ике вә­кил, бә­ет­ләр ки­та­бы­на якын­на­ры­ның бә­ет­лә­ре кер­тел­гән Зи­рек­ле авы­лы ке­ше­лә­ре җы­ел­ган иде. Ки­чә, һәр­ва­кыт­та­гы­ча, әй­бәт итеп әзер­лән­гән өс­тәл­ләр ар­тын­да баш­ла­нып кит­те. Иң элек бә­ет­ләр языл­ган әр­вах­лар ру­хы­на до­га кы­лын­ды, Коръ­ән­нән сү­рә­ләр укыл­ды. Сый­лан­ган­нан соң Мид­хәт абый ки­тап­ның чы­гу тәр­ти­бен, кем­нәр­нең яр­дәм итү­ен әй­теп кит­те. Ан­нан сүз кил­гән ку­нак­лар­га би­рел­де. Ку­нак­лар Мид­хәт абый­га те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр, ки­тап чы­га­ру­ның че­те­рек­ле бу­лу­ын ис­кәрт­те­ләр, рәх­мәт әйт­те­ләр. Әйт­мәс­лек тә тү­гел шул. Без­нең Мид­хәт абый ра­йон өчен, ки­тап уку­чы­лар, үзеш­чән ав­тор­лар өчен ис­кит­кеч эш баш­ка­ра. Без­нең ра­йон ту­рын­да Мид­хәт абый ар­кы­лы бе­лә­ләр дию­ем бер дә арт­ты­ру тү­гел. Кай­сы гы­на ра­йон­га ба­рып му­зей­лар­га кер­сәң дә, сүз Мид­хәт абый ту­рын­да сөй­лә­шү­дән баш­ла­на. Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә кат­на­шу­чы та­тар те­ле һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­ла­ры­ның бе­рен­че яр­дәм­че­се дә Мид­хәт абый. Те­лә­сә кай­сы те­ма­га до­ку­мен­таль фор­ма­да яр­дәм итә ала ул, чөн­ки му­зей­да нин­ди ге­нә ма­те­ри­ал­лар, ки­тап­лар, экс­по­нат­лар юк. Му­зей­га кил­гән те­лә­сә нин­ди ке­ше бу ма­те­ри­ал­лар­ны ак­та­рып, укып, кап­шап ка­рый ала. Кай­да мөм­кин бу эш. Ба­ры Мид­хәт абый му­зе­ен­да гы­на. Эш­ләп тә күр­сә­тә ин­де без­нең Га­зый­мов!!! Шәх­сән мин­дә аның бе­лән ара­ла­шып кайт­кан са­ен эш­кә дәрт уя­на, эш­лә­сәң, аның ке­бек эш­ләр­гә, ди­гән те­ләк туа. Ин­шал­ла, эш­ләр­гә ты­ры­ша­быз, ан­нан үр­нәк ала­быз. Ра­йо­ны­быз­да Мид­хәт абый­дай ке­ше­ләр бул­ган­да иҗат­ка дәрт сүн­мәс, мил­ли үзаң юга­ры дә­рә­җә­дә бу­лыр. Сау-сә­ла­мәт, озын го­мер­ле бул­сын ул. Ке­ше­ләр­гә эш­лә­гән из­ге­ле­ге үзе­нә ме­ңе бе­лән әй­лә­неп кайт­сын.

Кад­рия

ГЫЙЛЬ­МА­НО­ВА,

Чал­лы Ба­шы ур­та мәк­тә­бе­ укы­ту­чы­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X