Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әти-әниләре туган җирдә булганнар

Мидхәт Газыймовның «Зирекле авылы тамырлары» (беренче өлеш) һәм «Сугыш өткән еллар. 1941-1945» дип исемләнгән китаплары Гыйләҗетдиновлар - Шакир Мифтахетдин улы (1913-1990) һәм Әминә Кәлимулла кызы (1923-2015) нәселе яшәгән Ташкентка киткән. Аны автор үз куллары белән тапшырган.


Шакир сугыштан 1942 елда инвалид булып кайта. Ә 1949 елда алар гаиләсе белән Үзбәкстанга китә. Алар анда биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. 13 августта кызларының икесе - Хәзинә (1947 елда Зирекле авылында туган) һәм Римма әти-әнисенең туган ягына, үз тамырлары булган урыннар белән танышырга килгән.
Алар өчен экскурсовод фәнни хезмәткәр Мидхәт Газыймов булган. Ул әти- әниләре яшәгән йортларны күрсәткән, туганнары янында булганнар, авыл урамнары буйлап үткәннәр.
Музейда аларны документлар, фоторәсемнәр, әниләре Әминә Кәлимулла кызының музей белән язышкан хатлары кызыксындырган. 70 ел элек туган авылыннан киткән гаиләләре турындагы истәлекне саклаган өчен алар  барысына да зур рәхмәт белдергәннәр. Монда ук 583 фото арасында " Тыл хезмәтчәннәре» фотоальбомында алар әбиләренең (1890 елда туган) фотосурәтен күргәннәр.
Кунаклар тарафыннан музей хезмәткәрләре адресына бик күп җылы сүзләр әйтелгән.
Хәзинәнең ире Морат Латифходжаев музейның фикерләр китабында шундый язу калдырган: «Зирекле авылында яшәүче, хәзерге вакытта мәңгелеккә киткән ата-бабаларыбыз турында тарихи мәгълүматлар җыюда бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Бик зур рәхмәт!» Үз сүзләрен ул Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укуы белән ныгыткан.
Кунаклар якын арада очрашу теләге белдереп, икенче килүдә барлык кыз туганнарын, балалары һәм оныкларын алып килергә булганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X