Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Үткәне һәм хәзергесе – бер сәхнәдә

ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында Чаллы Башы АМЙ да авыл хезмәтчәннәре көненә багышланган "Икмәк озату" йоласы сәхнәләштерелде, - дип хәбәр итте редакциягә АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина.


- Күренештә шул еллардагы хезмәт чагылдырылды. Яшь буынга шул чорның хезмәте һәм күтәренке рухы  күрсәтелде. Бу йолада "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле, "Тамчы" балалар бию ансамбле, "Ритм" яшүсмерләр бию ансамбле, "Чишмә" балалар җыр ансамбле катнашты. Бәйрәмнең икенче өлеше концерт белән үрелеп китте.
"Агро- Основа" ҖЧҖ нең Чаллы Башы бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов котлавы һәм алдынгы эшчеләрне бүләкләве кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде. Бүләккә комбайнчылардан – Хәмзин Ришат, Мөхәммәтҗанов Марсель, шоферлардан – Шарапов Ринат, механизаторлардан - Шәрипҗанов Хәмит, сыер савучылардан Хәмзина Резедә, Гавришева Мәдинәләр лаек булдылар.
Бәйрәм чарасында авылдагы барлык яшьләр дә катнашты, алар әлеге йоланы кызыксынып күзәтте, бу алар өчен бик кызыклы булды. Ә без, мәдәният хезмәткәрләре,  үткән еллар турында хәтер-хатирәләрне яңартып, заманча чаралар үткәрүне алга таба да дәвам итәчәкбез. Алар онытылмасын, буыннан-буынга тапшырылсын иде дигән теләктә калабыз.
Ә.Әхмәтшина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев